Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аучылар игътибарына!

Быел республикада су, сазлык-болын киек кошларына җәйге-көзге ау сентябрьнең беренче шимбәсендә 17 сәгатьтә башланып, 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Көртлек, урман кулигына көзге-кышкы ау сезоны сентябрьнең беренче шимбәсендә 17 сәгатьтә башлана һәм 31 декабрьдә төгәлләнә. Чәшке, тиен, янутсыман эт, сусар, көзәннәрне 15 октябрьдән 28 (29) февралькә еадәр ауларга рөхсәт ителә....

Быел республикада су, сазлык-болын киек кошларына җәйге-көзге ау сентябрьнең беренче шимбәсендә 17 сәгатьтә башланып, 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Көртлек, урман кулигына көзге-кышкы ау сезоны сентябрьнең беренче шимбәсендә 17 сәгатьтә башлана һәм 31 декабрьдә төгәлләнә. Чәшке, тиен, янутсыман эт, сусар, көзәннәрне 15 октябрьдән 28 (29) февралькә еадәр ауларга рөхсәт ителә.

Ау кагыйдәләрен төгәл үтәргә, техника куркынычсызлыгын, корал белән эш итү, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен сакларга сакларга кирәк. Ау билетын, ау коралын йөртүгә һәм саклауга рөхсәтне, ау ресурларын аулага һәм юлламаны үзең белән йөртү мәҗбүри. Юлламаларны дүшәмбе 12.00дән 16.00 сәгатькә кадәр, җомга 12.00дән 16.00 сәгатькә кадәр Мөслим авылы, Ф. Рәшитов урамы, 40 йорт адресы буенча алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 8-927-451-97-54.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев