Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ау хуҗалыгы

Мөслим районы дүрт ау хуҗалыгына бүленгән. Рәсим Туктаров җитәкләгән Усы ау хуҗалыгында Нияз Нәсифуллин - ау белгече, Хәким Гатин егерь булып эшли. "РООиР" Мөслим ау хуҗалыгында рәислек Котдус Бәдретдиновка йөкләнгән, хуҗалыкның производство егере Яхъя Мөхәммәтдиновның исеме күпчелек мөслимлеләргә таныш. "Ак барс" ау хуҗалыгында эшне бер ау белгече һәм егерьләр алып...

Мөслим районы дүрт ау хуҗалыгына бүленгән. Рәсим Туктаров җитәкләгән Усы ау хуҗалыгында Нияз Нәсифуллин - ау белгече, Хәким Гатин егерь булып эшли. "РООиР" Мөслим ау хуҗалыгында рәислек Котдус Бәдретдиновка йөкләнгән, хуҗалыкның производство егере Яхъя Мөхәммәтдиновның исеме күпчелек мөслимлеләргә таныш. "Ак барс" ау хуҗалыгында эшне бер ау белгече һәм егерьләр алып бара. Һәркем йөрерлек ау биләмәләрендә барлык эшләрне үзенең өч инспекторы белән берлектә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең районара бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов оештыра. Кышкы чорда ау хуҗалыкларында хайваннарны өстәмә тукландыру буенча чаралар күрелә. Хезмәткәрләр ау кагыйдәләрен төгәл саклауга контрольлек итәләр. Кагыйдә бозучыларга беркетмәләр төзелә. Узган ел район буенча барлыгы 28 беркетмә төзелде. Быелның гыйнвар аенда гына да инде ике закон бозу очрагы ачыкланып, гаеплеләргә беркетмә төзелде. Исегезгә төшерәбез: ау кагыйдәләрен бозган өчен 500 сумнан алып, 4 мең сумга кадәр административ җаваплылык каралган.

Владимир Муринов,

хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең районара бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X