Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атна башы яңгырлы булачак

Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә, дип яза "Татар-информ". Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе киләсе атна башына һава торышының нинди булачагын җиткерде. Бүген, 16 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Минималь һава температурасы төнлә - +2..+7....

Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә, дип яза "Татар-информ".

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе киләсе атна башына һава торышының нинди булачагын җиткерде.

Бүген, 16 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Минималь һава температурасы төнлә - +2..+7. Көндез максималь температура +6..+11 градус булачак.

Сишәмбе - 17 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Минималь һава температурасы төнлә - +2..+7, көндезге сәгатьләрдә максималь температура +7..+12 градус булачак.

18 октябрь - чәршәмбедә дә аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән көндез кыска вакытлы яңгыр фаразлана. Җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитеп көчәергә мөмкин. Минималь һава температурасы төнлә - 0..+5, көндез максималь температура +5..+10 градус була, дип хәбәр итә синоптиклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев