Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ата-ана назын тоеп үсәләр

Үрәзмәт авылында гомер итүче Зимфира һәм Рәшит Исламовлар – ишле гаилә. Үз балалары янына тагын дүрт ятимне сыендырган алар. Балаларны ашату-киендерү мәсьәләсен хәл итеп кенә калмыйча, гаилә җылысында әти-әни назы биреп яши Исламовлар.

“Чәчләреннән сыйпыйсым килде”
Телевизордан ташландык балалар турында тапшыру карагач, ата-аналы килеш ятим үскән балаларны жәлләп, Исламовларның йөрәкләре сыкрый. Ятимнәр саны бергә булса да кимесен дип, алар тәрбиягә бала алырга карар кыла. Исламовлар 2009 елда алты яшьлек Артурны алып кайта. Малай ул вакытта Иске Карамалы авылындагы “Наз” балалар приютында тәрбияләнә. Малайны күрү белән Зимфира апаның йөрәгеннән нидер өзелеп төшкән кебек була. Баланы кулларына алып сөясе, назлыйсы, чәчләреннән сыйпыйсы килә. Документ эшләрен озакка сузмыйча, сабыйны өйләренә алып кайталар. Тагын ике айлап вакыт узгач, Артурның бертуганы булуы ачыклана. Исламовлар әлеге сабыйны да тәрбиягә алырга карар кыла. 
“Хәлсез иде, яшәр димәдек”
Яр Чаллы шәһәренең сабыйлар йортыннан яшь тә өч айлык Сережаны алырга баргач, шаккаталар.
– Балага кием алып бармаган булсак, ничек алып кайткан булыр идек микән, дип уйлыйм. Шәп-шәрә килеш кулларыбызга тоттырдылар. Ул баланың хәлсезлеген, ябыклыгын күрсәгез! Зәп-зәңгәр иде! “Моны ничекләр кеше итәрбез, алга таба яшәр микән бу бала?” – дип борчылдык, – дип искә ала Зимфира апа.
Сережаны алып кайткач, гаиләнең йокысыз төннәре башлана. Бәби ашамыйча интектерә. Зәп-зәңгәр күзләрен зур ачып, әле әтисенә, әле әнисенә карый да елый башлый. Үз балалары итәктән төшкәнгә шактый вакыт узган Зимфира апа кабат яшь әни булган вакытларын искә төшерә. Тырышлык юкка китми. Яратып тәрбияләгән нәни, санаулы көннәрдә 2 килограммга артып, авырлыгы 8 килога җитә. Исламовларның сөенеченә чик булмый. 
Исламовларның үз уллары Ришат белән Иршат яңа туганнары барлыкка килүгә сөенә генә. Алар арасында көнләшү, үпкәләшүгә урын булмый. Иршат белән Артур бер класста укыйлар. Өй эшләрен бергәләп әзерлиләр, серләре дә уртак була.
“Кызлы да буласым килде”
– Рәшит белән гаилә коргач та, ул кызыбыз булуын теләгән иде. Ләкин Ходай малайлар гына бирде, тәрбиягә алганнары да малайлар булды. Улларыбыз үскән саен кыз бала тәрбиялисе килү теләге көчәйде генә. “Ходай кушмаган эш юк” дип, тәрбиягә ике кыз бала алдык, – ди Зимфира апа. 
Бертуган Вероника белән Кристинаны Бөгелмә шәһәрендәге приюттан 2014нче елның 13 февралендә алып кайталар. 4 һәм 5 классларда укучы кызлар да гаиләгә тиз ияләшәләр.
Әни булу гына җитми!
– Башта авырлыклар булды инде. Төрле гаиләдә төрле тәрбия алган балалар белән уртак тел табу өчен әти-әни генә түгел, артист та, психолог та булдык. Авырлыкларны җиңел генә үткәрә белергә, балаларны тигез күреп яратырга да кирәк. Зимфираның тырышлыгы, сабырлыгы белән гаиләбез һәрвакыт дус-тату яши, – ди Рәшит абый.
Балаларның бу гаиләгә аяк басуына 11 ел вакыт узып киткән. Тәрбиягә алган беренче балалары Артур, укуны тәмамлагач, Иршат белән Яр Чаллы шәһәренә юл тоткан. Бүген алар югары уку йортында белем алалар. 
– Үз әти-әниебез исән, ләкин аларның тормышында балага карый хәмер өстенрәк булды, күрәсең. Яннарына барган булды, чәй дә эчерә белмәделәр, – дип искә алды Артур.
“Әти”, “әни” дип өзелеп торалар
Уллары да, кызлары да “әти”, “әни” дип өзелеп тора. Ясалма гына тату булып та, хөрмәт белдереп тә булмыйдыр ул. 
– Яңа гаиләдә без яңа туганнар таптык, эшкә өйрәндек. Сыер да сава беләбез, бакча һәм хуҗалык эшләреннән дә курыкмыйбыз. Бөтен эшне бергәләшеп башкарабыз. Әниебез Елена гел күктән күзәтәдер һәм безнең өчен сөенәдер төсле. Әтиебез үлгәндә безгә 6-7 яшь иде, күпчелек әбиебез тәрбиясендә булдык, ул да кул эшләренә өйрәтте, – ди Вероника.
10-11 класста укучы кызлар рәсем ясыйлар, бәйләргә яраталар. Укуда да сынатмыйлар. Вероника тормышын медицина белән бәйләргә тели, Кристинаның шеф-пешекче буласы килә. Әти-әниләре каты авырудан вафат булган кызларга Аллаһының рәхмәте белән мәрхәмәтле ата-аналар язган.

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев