Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ата-ана һөнәре балага мирас

Ата-ана һөнәре балага мирас дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Балаларында үз һөнәренә мәхәббәт тәрбияли алган атадан да бәхетле кеше юктыр. Сал. Мухан авылында яшәүче Фәрит Гыйзетдинов үзен хаклы рәвештә шундыйлар рәтенә кертә ала.

Ата-ана һөнәре балага мирас дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Балаларында үз һөнәренә мәхәббәт тәрбияли алган атадан да бәхетле кеше юктыр. Сал. Мухан авылында яшәүче Фәрит Гыйзетдинов үзен хаклы рәвештә шундыйлар рәтенә кертә ала. Чөнки уллары Фидаил белән Фаил әтиләре кебек хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлады. Фидаил Сарман аграр көллияте филиалының пешекче-кондитерлар әзерләү бүлегенә керә. Өч курстан соң, механизаторлыкка укый. Егет менә сигез ел инде “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында механизатор булып эшли. Язгы чәчүдән алып, көзге кыр эшләре тәмамланганчыга кадәр басудан кайтып керми диярлек. “Нью Холланд” тракторы белән җирен дә эшкәртә, язгы һәм көзге чәчүдә дә катнаша, ашламасын да кертә, пар җирләрен дә эшкәртә.

Энесе Фаил дә абыйсы салган сукмактан атлый. Аграр көллияттә механизатор һөнәрен үзләштергән, “Исламов” хуҗалыгында икмәк үстерә башлавына да биш ел була. Ул “Агромастер” компаниясендә эшләп чыгарылган “Т-360” тракторын практикада сыный. Агрочаларны сыйфатлы итеп башкаруы белән аерылып тора. Урып-җыю компаниясе башлануга бертуган Гыйзетдиновлар кыр корабларына утырып, үзләре үстергән икмәкне җыюга чыга. Фидаил – “Нью Холланд” комбайнында, Фаил “Кейс”та ашлык суктырып, югары күрсәткечләргә ирешәләр.

Әтиләре кебек җитмеш төрле һөнәр үзләштергән егетләр. Кыр эшләреннән бушаган арада һәм басу эшләре төгәлләнгәннән соң, “Агромастер” җитештерү компаниясендә техника һәм агрегатлар эшләүгә үз өлешләрен кертәләр. Фидаил – слесарь, Фаил токарь вазыйфасын башкара. Озакламый Гыйзетдиновлар династиясе тагын да тулыланыр кебек. Аграр көллияттә белем алучы энеләре Фаизның да күңеле җиргә һәм техника арасына тарта. Ул инде компаниядә беренче хезмәт чыныгуы алырга да өлгергән.

Эшләре белән дә мактаулы абыйлы-энеле Гыйзетдиновлар, матур гаиләләр корып, балалар үстерәләр. Өч бала әтисе Фидаил, йорт җиткереп, Сал. Муханда яшәсә, Фаил Мөслимдә төпләнергә булган. Хәләле белән бер малай үстерәләр. Бәхетләрен үз туган төбәкләрендә тапкан Гыйзетдиновларга яңа хезмәт уңышларына ирешеп, җирлегебезне данлап яшәргә язсын!

Әлфинур Ногманова. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр! авыл хуҗалыгы