Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ат яратучы Салават

Тат. Бүләр авылы егете Салават Салихов кечкенәдән атлар ярата. Аларны ничек тәрбияләгәнне, ничек үсүләрен күзәтеп үскән малайның атларга тартылуы юкка түгелдер.

– Без атлар тотабыз. Зорька кушаматлы бия белән Бадулай кушаматлы кечкенә пониебыз да бар. Салават кечкенәдән алар янында мәш килеп, Сабантуйларда катнашырга хыялланып үсте, – ди әтисе Илнар. 
Быел Салават Мөслимдәге ат-спорт мәктәбендә шөгыльләнә башлаган. Июнь аенда, “Татнефть” компаниясе кубогына үткәрелгән ярышларда катнашып, юртак пони атлары узышында беренче урынны яулады. Бәйгедән кубок һәм акчалата бүләк белән кайткан Салават өчен әлеге җиңү алдагы уңышлары өчен беренче баскыч булды. 
– Атка беренче мәртәбә өч яшьтә атландым. Әтием янымда булгач, бернәрсәдән дә курыкмадым. Бүген 7 класста укыйм. Уку белән күнегүләрне бергә алып баруы бер дә авыр түгел, – ди Салават. 
Башкортостан Республикасы көне уңаеннан 11 октябрьдә Уфа шәһәрендә узган ат ярышларына да чакыру алды Салават. Күрше республикадан да җиңү белән әйләнеп кайтты егетебез. Сигез пони арасында Бадулае белән икенче урынны яулады. 
– Салават – бик өметле егет. Аның кебек атларны чын күңелдән яраткан курку белмәс тырыш егетләр оста җайдаклар булып җитешә дә инде. Ат бит ул яратканны белә, тәрбия һәм игътибарны аңлый. Балалар өлкәннәргә карый да ныграк ярата атларны. Киләчәктә Салаватның исеме республика күләмендә дә танылу алыр, дип өметләнәм, – ди тренеры Фазаил Вәлиев. 
Тат. Бүләр авылы гомер-гомергә чабыш атлары һәм юртаклары белән дан тотты. “Урожай” колхозында атчылык тармагы нык үсеш алган иде. Республика һәм Россия-күләм ярышларда да атлары гел җиңүчеләр рәтендә булды. Ышанасы да килми: бүген авылда бер Салиховлар гаиләсе генә атлар тота. 
– Улыбызның атларга тартылуын бик шатланып кабул иттек. Үзенә күрә бер шөгыль дә, сәламәтлек өчен дә файдалы. Туган көненә алып биргән кечкенә атка Салават шулкадәр сөенде, андый шатлык хисен аңлатып бирү дә мөмкин түгел. Әтисе понига кечкенә арба да ясап биргәч, бәйрәмнәрдә иптәшләре белән шарлар-бантлар белән бизәлгән атта бүләкләр дә җыеп йөрделәр. Сабантуйда сабыйларны утыртып, мәйдан әйләнеп, үзенә акча да эшләде әле улыбыз. “Эшмәкәр” дип исем дә бирдек үзенә, – ди әнисе Илиза. 
Салават кечкенә атын авылның элеккеге ипподромына көн саен күнегүләргә алып чыга. Сеңлесе Адиләне дә алып бара. Кыз бала булса да, Адиләнең дә атларга тартылуы көчле икән. Ул да абыйсы кебек атлар иярләргә хыяллана. Салаватның планнары зурдан – кышын Зорьканы Сабантуйга әзерләячәк. 
– Зорька – татар аты. Ул, һичшиксез, Сабантуйда мәйдан тотачак. 60-100 чакрымга кадәр чабу мөмкинлеге булган Зорьканы әтием белән бергә тәрбиялибез, көн дә ялларын тарап, елга бер тоякларын кисеп торабыз, – ди Салават. 
Атлар яратучы егет максатчан, үҗәт, тынгысыз булуы белән иптәшләреннән аерылып тора. Салаватка әлеге сыйфатлар киләчәктә дә зур уңышлар китерер, дип ышанабыз. 
Лилия ШӘЙМИЕВА.

Фото – Салиховларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев