Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Берьюлы ике кубок

Районыбызның ат сөючеләре, республика һәм россиякүләм бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый.

Шушы көннәрдә Тойгелде авылыннан Айдар Зиннуров һәм “Аргамак” ат спорты мәктәбе җитәкчесе Фазаел Вәлиев Ижау шәһәрендә узган “Приз Элита” һәм “Приз Удмуртии” дип исемләнгән ярышларда катнашты. Айдар Зиннуров “Викинг” кушаматлы аты белән – “Приз Удмуртии” заездында, Фазаел Вәлиев “Винзель” кушаматлы аты белән “Приз Элиты” заездында беренче урынны яулады. Алар кубок һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Ат спорты мәктәбенең “Болиевье” кушаматлы аты белән чапкан Таһир Мөхәммәтов өченче урынны алды. 

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев