Мөслим-информ

Ат спорты колмплексында 11 ат тәрбияләнә

Мөслим ат спорты комплексы эшчәнлеге көннән - көн үсә бара. Биредә 11 ат тәрбияләнә. "Маугли" исемле пони белән, Мөслимлеләр Сабантуй, Яшьләр көнендә узган чараларды танышканнар иде. Әле шушы көннәрдә генә тагын бер чабышкы ат өстәлгән.

Комплекста ике кеше - Фазаел Вәлиев һәм Дима Фроловлар хезмәт куялар. Бина көн дәвамында ике тапкыр чистартыла. Атлар дүрт тапкыр ашатыла. Аларга төрле витаминнар кушылган солы, печән, 16 төрле компоненты булган тоз бирелә. Кишер һәм алма кебек яшелчәләрне дә атлар бик яраталар. Ел дәвамында Атларга җиде төрле прививка ясала, сәламәтлекләре даими тикшерелеп тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: