Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ат асраучыларга ярдәм

Татарстан Республикасында шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең төрләрен арттыра. Әйтик, 2016 елда хуҗалыкларга өч яшьтән олырак атларны асрау өчен терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлеше субсидияләнә. Чараның максаты - әлеге хайваннарның баш санын саклап калу. Бер баш атка 3 мең сум субсидия бирелә. Ярдәмнең күләме терлек азыгы сатып алуга...

Татарстан Республикасында шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең төрләрен арттыра. Әйтик, 2016 елда хуҗалыкларга өч яшьтән олырак атларны асрау өчен терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлеше субсидияләнә. Чараның максаты - әлеге хайваннарның баш санын саклап калу. Бер баш атка 3 мең сум субсидия бирелә. Ярдәмнең күләме терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымның 70 процентыннан артырга тиеш түгел.

Субсиядине алу өчен атлар 2016 нчы елның 1 гыйнварына шәхси-ярдәмче хуҗалыкларны теркәү кенәгәсендә күрсәтелгән булырга тиеш. Шулай ук терлек азыгын сатып алуны раслаучы документлар һәм хайваннарны 2016 нчы елның 31 декабренә кадәр саклап калу буенча йөкләмә булу да мәҗбүри.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикадагы шәхси хуҗалыкларга 810 мең сум акча түләнгән.

(Казан, 30 июль, "Татар-информ").

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев