Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ашыгыч ярдәм бүлеге: "Балаларда кискен респиратур авыруның яңа формасы күзәтелә"

Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 42 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Йөрәгенә кинәт инфаркт булган бер хатын-кыз һәм биектән егылып, баш миенә зыян килгән ир-ат Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм хастаханәсенә җибәрелгән. Көнкүрештәге тән җәрәһәте белән килгән 7 райондашыбызга кичектергесез ярдәм күрсәтелгән. Шуларның берсе - эттән тешләнеп килгән райондашыбыз.

"Кискен респиратур авыруның яңа формасы бу көннәрдә балаларда күзәтелә. Сабыйлар коса, эчләре бара. Көннәрнең салкынча тору нәтиҗәсе бу. Грипп сезоны якынлашканда күзәтелүче билгеләр. Шуның өчен балаларны мөмкин кадәр җылырак киендереп йөрегез, аяклары туңмасын. Ике көндә генә алда әйтеп үткән симптомнар белән 5 бала мөрәҗәгать итте", - дип хәбәр итә табиблар. 13 кешегә йөрәк-кан тамырлары авыруы диагнозы куелган. 7 кеше дәвалану өчен хастаханәгә салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев