Мөслим-информ

Ашыгулар һәлакәткә илтә

Мөслимдә юл-транспорт һәлакәтләре саны арту сәбәпле, ТР Эчке эшләр министрлыгы район эчке эшләр бүлегенә өстәмә ярдәм күрсәтергә карар кылды.

Бу көннәрдә җирлегебездә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең юл хәрәкәте иминлеге идарәсе инспекторлары кизү тора. Сәбәбе дә бар – җирлегебездә аварияләр саны күзгә күренеп артты. Июль аенда гына да Мөслим юлларында дүрт авария теркәлеп, аларда биш кеше авыр тән җәрәхәтләре алды, бер кеше фаҗига урынында һәлак булды. 
– Юлларда шоферлардан аеруча саклык таләп ителә. Дөрес тизлек сайлау, юл кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим. Шоферлар еш кына юлда ДАИ хезмәткәрләрен күргәннән соң гына ашык-пошык иминлек каешын эләктерә. Юлларда кабалану, игътибарсызлык һәлакәткә илтә, – ди районның ЮХИДИ инспекторы Феликс Мәгъданов.
Ел башыннан 9 юл-транспорт һәлакәтендә имгәнүчеләр дә булган. Авариядә үлүчеләр саны – 5. Аның берсе – 7 айлык бала. Актаныш-Мөслим юлының Метрәй авылы янында юл читенә төшкән машина бала утырган ягы белән баганага бәрелә. Кызганыч, сабыйны автолюлька да саклап кала алмый. Икенче авария Мөслим-Юлтимер юлының Катмыш авылы янында булды. “Мазда” машинасы капланып, 1994 елгы пассажир егет авария урынында җан бирә. Җиңел машинасында дөрес тизлек сайламыйча, юлның икенче ягына чыгып, юл читендәге КамАЗ астына кергән Иске Карамалы авылы кешесе үз машинасында яна башлый. Тәне 70 процент пешкән 38 яшьлек райондашыбызга шәһәр хастаханәсе табиблары да ярдәм итә алмый. Тагын да аянычлы үлем очрагы Мөслимдәге ягулык җибәрү станциясе территориясендә булды. Станциядән чыгып килүче Тат. Бүләр авылы кешесен заправка ишегенә терәлеп үк диярлек торган КамАЗ машинасы таптап китә. Биек йөк машинасының алдын шоферлар “мертвая зона” диләр. Шофер җәяүлене абайламый кала. Авыр тән җәрәхәтләре алган 1959 елгы ир-ат Яр Чаллы хастаханәсендә җан бирә. Бишенче юл һәлакәте Тат. Бүләр авылы борылышында булды. Бу юлы пассажир егет – 1993 елгы Исәнсеф авылы кешесе алган тән җәрәхәтләреннән вакыйга булган урында җан бирә. 
– Юлларда шоферларның барысы да игътибарлы дип булмый. Кемдер телефоннан сөйләшә, кемдер смс-хәбәр укый, хәтта телефоннан кино карап баручылар да бар. Үзебез дә телефоннан сөйләшеп баручы шофер аркасында әздән генә юл һәлакәтенә юлыкмый калдык. Юлларда үзара ихтирамлы да булсак иде! – ди Тат. Бүләр авылында яшәүче Диния Миркасыймова.
3 августтан республика буенча “Мобильник” оператив-профилактик операциясе старт алуын хәбәр иткән идек инде. Бер көндә генә ДАИ инспекторлары руль артында телефоннан сөйләшеп барган өч райондашыбызны тоткарлады. Шоферларга РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 12.36.1 маддәсе нигезендә 1500 сум күләмендә штраф салынды.
Ел башыннан механик характердагы 73 авария теркәлгән, исерек килеш транспорт белән идарә иткән 52 шофер тоткарланган, аларның җидесе – эчеп, кабат руль артына утыручылар. Исерек шоферларның икесе “чит”ләр кулына эләккән. Бу көннәрдә Юл хәрәкәте иминлеге идарәсеннән кизү торучы Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләренең юл хәрәкәте иминлеге инспекторларының 9 августка кадәр районда эшләячәген дә әйтергә кирәк.
– Шоферлар гына түгел, җәяүлеләр дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәсеннәр иде. Кызыл утка юлны кистереп йөгергән җәяүлеләргә дә административ беркетмәләр төзелә, – ди Феликс Мәгъданов.
Ел башыннан җәяүлегә юл бирмәгән – 13, светорның кызыл утына чыккан 18 шоферга административ беркетмә төзелгәнен хәбәр итә ЮХИДИ инспекторлары. Машиналарына тонировка ясаткан шоферларга да кара “пәрдәләре” белән хушлашырга туры киләчәк. Алдагы атнада җирлегебездә “Тонировка” операциясе старт ала.

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: