Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ашаталар мәктәпләрдә, бакчаларда

Балалар ничек туклана? Көнозын эштә булган әти-әни өчен сабыеның туклануы аеруча мөһим мәсьәлә булып тора.

Балалар бакчасы булсынмы ул, мәктәпме, аларда туклану дөрес оештырылган булырга тиеш.  Республика буенча балалар туклануы мәсьәләсе аерым контрольдә тора.
– Һәрбер әти-әни беләдер: балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туклану нормалары санитар-эпидемиологик таләпләрдән чыгып билгеләнә. Пешекче үз белдеге һәм үз теләге белән генә яраткан ризыгын әзерләп бирә алмый дигән сүз бу. Бөтен ризык та алдан расланган меню буенча әзерләнә. Бакчаларда сабыйлар дүрт мәртәбә туклана – иртәнге аш, икенче иртәнге аш (кефир, печенье яисә вафли белән кисель), төшке аш, кичке аш. Ашау – хөкүмәт исәбеннән, әти-әни аның 30 процентын гына түли. Район мәктәпләрендә укучылар көнгә ике тапкыр кайнар ризык ашый, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.
Хәзер бакча һәм мәктәпләрдәге туклану өчен балаларның әти-әниләре “Аксиома” кушымтасы аша түли. Элек мәктәпләрдә туклануга  ай саен 500 сум чыгып барса, “Аксиома” белән кыймәткәрәк төшә.
– Бөтен кешенең дә баласына иртәнге ашны пешереп ашату мөмкинлеге булмый. Эшкә ашыгабыз бит. Ә иртәнге ботка үсеп килүче яшь организм өчен аеруча мөһим, – ди райондашыбыз Ләйлә Галиева.
Район үзәгендәге балалар бакчаларында аеруча тәмле ашаталар. Мәсәлән, “Кояшкай” балалар бакчасында кичә иртәнге ашка сабыйлар дөге боткасы, лимонлы чәй, майлы ипи ашадылар. Икенче иртәнге ашка ряженка белән печенье бирделәр. Төшке ашта сабыйларга винегрет, кәбестә ашы, карабодай боткасы белән ит, ипи, компот  бирелде. Кичке ашка – яшелчәләр белән томалап пешерелгән тавык ите, ипи, күрәгәле чәй, банан. 

Лилия Шәймиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X