Мөслим-информ

Аш приборларыннан дөрес файдаланасызмы?

Шулпалы аш, гадәттә, тирән аш тәлинкәсенә салып яисә тоткалы чынаяк белән бирелә. Аны, тәлинкә читеннән яисә чынаяк тоткасыннан сул кул белән җиңелчә генә тотып, кашык белән ашыйлар.

ШУЛПАЛЫ АШ

Шулпалы аш, гадәттә, тирән аш тәлинкәсенә салып яисә тоткалы чынаяк белән бирелә. Аны, тәлинкә читеннән яисә чынаяк тоткасыннан сул кул белән җиңелчә генә тотып, кашык белән ашыйлар. Ә суына төшкән шулпаны чынаякның үзеннән генә дә эчәргә мөмкин. Чынаякны тотканда, бармакны тотка эченә кертергә яисә чәнчә бармакны аерырга ярамый.

Тәлинкә төбендә калган ашны, тәлинкәне сул кул белән үзеңнән читкә таба янтайтып, кашыкны да үзеңнән читкә таба каратып, ашап бетерергә кирәк.

ИТ АШЛАРЫ

Кеше чәнечкене моннан җиде-сигез йөз ел элек үк куллана башлаган. Россиядә исә ул шактый соң, Петр I заманында гына барлыкка килгән. Менә шул чордан башлап, чәнечке ит ризыкларын ашауда киң кулланыла башлый. Ашаганда чәнечкене – сул кулга, ә пычакны уң кулга тотарга кирәк. Чәнечке белән алырга теләгән ризыкны пычак белән чак кына төзәткәләп җибәрергә мөмкин. Ит калҗасын башта ук турап бетерергә ярамый, аны кисәкләргә бүлеп-бүлеп ашарга кирәк. Чәнечке белән ансат бүлгәләргә мөмкин булган ризыкны пычак белән кисмиләр.

Азыкны пычак һәм чәнечке ярдәмендә ашаганда, чәнечкедән генә файдалансаң да, пычак һәрвакыт кулда була. Азыкны кискәндә пычак белән чәнечкене тәлинкәгә авышрак итеп тотарга кирәк. Һәм бу вакытта пычак белән чәнечке сабы уч төбендә булырга тиеш.

Ашаганда тәлинкәгә артык иелмичә, алга чак кына авышкан хәлдә мөмкин кадәр туры утырырга кирәк. Шул ук вакытта авызны тутырып ашарга да ярамый.

Табында үрелеп ипи алганда, кулдагы чәнечке белән пычакны тәлинкәгә аркылы-торкылы куеп торырга кирәк. Монда чәнечкенең очын – аска, ә пычак йөзен сулга каратып кую сорала.

Ашап бетерүне күрсәтү өчен тәлинкәне үзегездән читкә этәреп кую дөрес түгел, пычак белән чәнечкене бер-берсенә параллель итеп тәлинкәгә куярга кирәк.

Балыкны, гадәттә, махсус пычак һәм чәнечке ярдәмендә ашыйлар. Ләкин балыкны пычак белән кисмиләр.

КОШ ИТЕННӘН ӘЗЕРЛӘНГӘН АШЛАР

Кунак җыйгач, бер табын хуҗабикәсе: “Менә, тавык итеннән рәхим итегез. Кул белән тотып ашарга мөмкин”, — дип әйткән, имеш. Аны шушы кечкенә генә ялгышы өчен гафу итик. Әмма үзебез табында ризыкны мөмкин кадәр кул белән тотмаска кирәклеген истән чыгармыйк.

Кош итен пычак һәм чәнечке ярдәмендә осталыгың җиткәнчә аерып алып ашыйлар. Шунлыктан хуҗаларга кош итен мөмкин кадәр җиңел кисәрлек итеп әзерләргә киңәш ителә.

Салат өчен өч тешле чәнечке куела. Ә чәнечке дүрт тешле булса? Каушамагыз, тыныч кына чәнечке тешләрен санагыз. Һәм өч тешлесе булмаса, дүрт тешлесе белән ашагыз.

Табында иң элек тәлинкәдән (сулдан һәм уңнан) иң читтә торган приборлар “эшкә җигелә”. Ашамлык алышыну тәртибендә без тәлинкәгә якынайганнан-якыная барабыз.

Чәнечке, сервировка тәлинкәсеннән сулга, ә пычак уңга куела.Чәнечке белән кашык – өскә, ә пычак үткен ягы белән эчкә каратып куела. Аш кашыгын сервировка тәлинкәсе өстенә кую шарт.

Менюда десерт булса, аш кашыгы беренче пычак белән рәттән – уңга, ә өскә десерт кашыгы куела.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: