Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Асфальтта – сурәтләр

Конкурсның төп максаты-асфальтта рәсем ясауны популярлаштыру, җәмгыятькә бала хокукларын яклау кирәклеге турында искәртү.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге ”Дөнья балалар күзлегеннән” дип исемләнгән асфальтта рәсем конкурсы башлану турында игълан итә. Конкурс 2020 елның 10 июненнән 16 июленә кадәр үткәрелә. Конкурсның төп максаты-асфальтта рәсем ясауны популярлаштыру, җәмгыятькә бала хокукларын яклау кирәклеге турында искәртү. Конкурста 7-18 яшьлек барлык теләүчеләр катнаша ала. Үзәк шулай ук "Җәяүлеләргә – яшел урам" дип аталган юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча асфальтта рәсем конкурсы үткәрә. Конкурс балаларда шәһәр урамнарында һәм юлларында куркынычсыз тәртип күнекмәләре булдыру, кече яшьтәге мәктәп укучылары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау эшен активлаштыру, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә аңлы караш тәрбияләү, балаларда сәламәт яшәү рәвеше, актив тормыш позициясе формалаштыруга юнәлтелгән иҗади потенциалны үстерү максатыннан үткәрелә. Конкурста 6-11 яшьләрдәге барлык теләүчеләр катнаша ала.

Фото https://instagram.com/muslumovo_vospitanie?igshid=tcshq6x9j8cx

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев