Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим полициясендә яңа җитәкче

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлегенең шәхси составын яңа җитәкче – полиция подполковнигы Марат Дәүләтшин белән таныштырды.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Дәүләтшин үзен белемле җитәкче буларак таныткан. Артем Хохорин полициянең райондагы яңа башлыгына уңышлар теләде.

Җавап сүзендә Марат Дәүләтшин республиканың Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүлек коллективының куелган барлык бурычларны да югары дәрәҗәдә башкарып чыга алуын әйтеп узды.

Марат Алек улы Дәүләтшин 1989 елда Азнакай районының Сарлы авылында туган. 2008 елда ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган, шуннан соң эчке эшләр органнарында хезмәт иткән.

2013 елда Дәүләтшин Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы итеп билгеләнә, ә биш елдан соң ул шул ук районның полиция җитәкчесе урынбасары итеп куела. 2020 елның февралендә Марат Дәүләтшин Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча полиция бүлеге җитәкчесе вазифасын башкара.

Өйләнгән, 3, 2 дәрәҗәге «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/artem-xoxorin-moslim-raiony-policiyasenen-yana-itakcese-belan-tanystyrdy-5858891

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев