Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Арсенал" операциясе башлана. Теркәлмәгән коралны тапшыру зарур

Һәр төрле утлы корал куркыныч чыганагы булып тора. Тиешле контроль булмаса, алар җинаять коралына да әверелергә мөмкин. Утлы корал, сугыш кирәк-яраклары, шартлаучан матдәләрнең законсыз әйләнеше белән белән бәйле җинаятьләрне кисәтү, ачыклау һәм ачу максатында республикада 5 юньнән 10 июньгә кадәр "Арсенал" оператив-профилактика операциясе үтә.

Утлы коралны, аның төп өлешләрен, сугыш кирәк-яракларын (гражданнар утлы шома көпшәле озын көпшәле коралдан, аның төп өлешләреннән һәм патроннарыннан, заралавы чикле булган утлы корал, аның төп өлешләре һәм патроннарыннан тыш) рөхсәтсез алу, бирү, сату, саклау, күчереп йөртү, йөртү 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү, яисә 4 елга кадәр мәҗбүри эш, яисә 6 айга кадәр кулга алу, яисә 80 мең сумга кадәр яки хезмәт хакы яисә хөкем ителүченең 3 айлык кереме күләмендә штраф белән яки аннан башка 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән яный.

Әлеге предметларны үз иреге белән тапшырган кеше җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Аларга акчалата түләү каралган: бер данә сугышчан кул ату коралы өчен - 3500 сум; сырлы көпшәле ау утлы коралы өчен - 2500 сум; сырлы көпшәле утлы коралның төп өлешләре өчен - 500 сум; шома көпшәле ау утлы коралы - 1500 сум; саклану коралы, газныкы - 800 сум; көпшә энергиясе 7,5 джоульдан арткан пневматик корал - 500 сум; кулдан, үзгәртеп ясалган утлы корал - 1500 сум; сырлы көпшәле коралга сугыш кирәк-яраклары - 5-15 сум; шома көпшәле коралга сугыш кирәк-яраклары - 5 сум; шартлаучан матдәләр булган әйберләр: граната, мина, артиллерия снаряды өчен - 2000 сум; шартлаучан матдәләр һәм дарының 100 граммы өчен - 500 сум.

Утлы ау һәм травматик коралның рәсми хуҗаларына карата да җаваплылык бар. Коралны саклау, йөртү һәм күчереп йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 2 мең сумга кадәр штраф яисә коралны саклау һәм йөртүгә рөхсәтне гамәлдән чыгару рәвешендә административ җаваплылык каралган. Кагыйдәләрне бозу, коралны икенче кеше файдалану өчен шартлар тудырып, бу авыр нәтиҗәләргә китергән очракта, җинаять җаваплылыгы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев