Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армиягә алынучы егетләргә бушлай сим-карталар биреләчәк

1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш кампаниясенә старт бирелде. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итә. Безнең районнан язгы чакырылышта 37 егет солдат хезмәтен үтәргә китәчәк. 23 апрель көнне шул егетләрнең 4се армия сафларына озатылды. Алар коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәкләр. Калган егетләрнең 7се - хәрби-диңгез флотына, 3се - һава десанты гаскәрләренә,...

1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш кампаниясенә старт бирелде. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итә. Безнең районнан язгы чакырылышта 37 егет солдат хезмәтен үтәргә китәчәк. 23 апрель көнне шул егетләрнең 4се армия сафларына озатылды. Алар коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәкләр. Калган егетләрнең 7се - хәрби-диңгез флотына, 3се - һава десанты гаскәрләренә, 17се - коры җир гаскәрләренә, 2се - Президент полкына, 4се - федераль хезмәте гаскәрләренең милли гвардиясенә хезмәт кую өчен җибәрелергә тиеш иде. Чираттагы озату 11нче һәм 15 май көннәрендә көтелә. Язгы чакырылышның тагын нинди яңалыклары бар? Солдат каешын буарга җыенучы егетләргә һәм аларның әти-әниләренә боларны белү кызыклы булыр. Уку белән бәйле бирелә торган кичектереп тору хокукы уку чоры тәмамланганчы гамәлдә булачак. Солдатның баласы тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 25 мең 892 сумны тәшкил итә. Балага өч яшь тулганчы бирелә торган айлык пособие - 11 мең 96 сум. Моңа кадәр армиягә алынган егетләргә кәрәзле телефон бирелә иде. Бу эш хәзер бетерелде. Аның урынына хәзер «Әниеңә шалтырат» социаль проекты тормышка ашырыла башлады. Әлеге проект нигезендә хәрби хезмәткә алынучыга һәм аның әти-әнисенә МТС, Билайн операторлары белән бушлай сим-карталар бирелә. Бу симкаларны күп дигәндә өчне алырга була. Бушлай телефонга бары ятимнәр генә һәм азкеремлеләр генә ия булачак. Солдатка алынганда үзең белән кәрәзле телефон алырга рөхсәт ителә. Әмма аннан буш вакытта гына шалтыратырга мөмкин булачак. Хәрби хезмәткә алынучыларга банк картасы да бирелә. Анда ай саен ике мең сум акча күчерелеп тора. Бу картага солдатның әти-әниләре, барлык якыннары һәм туганнары да акча күчерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама