Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армиядән качып йөрүчеләрне эшеннән куачаклар

Русия президенты Владимир Путин хәрби хезмәттә булмаган кешеләргә ун ел дәвамында дәүләт хезмәтендә эшләүне тыю турында канун имзалады. Бу армиядән качып йөрүчеләргә кагыла. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында эленгән. Моннан тыш, хәрби комиссариаттан җитәкчегә хезмәткәрнең армиядән качып йөрүе турында хәбәр килсә, җитәкче аны ун көн эчендә эшеннән азат итәргә тиеш,...

Русия президенты Владимир Путин хәрби хезмәттә булмаган кешеләргә ун ел дәвамында дәүләт хезмәтендә эшләүне тыю турында канун имзалады. Бу армиядән качып йөрүчеләргә кагыла. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында эленгән. Моннан тыш, хәрби комиссариаттан җитәкчегә хезмәткәрнең армиядән качып йөрүе турында хәбәр килсә, җитәкче аны ун көн эчендә эшеннән азат итәргә тиеш, дип хәбәр итә Шәһри Чаллы. Русия президенты каршындагы хәрбиләр хокукларын яклау даими комиссиясе җитәкчесе Сергей Кривенко әлеге канунны хокук бозу дип атады. "Ун ел калдырсалар да, биш ел, хәтта бер ел яки бер ай дисәләр дә, әлеге канун хокукны боза. Аны гамәлдән чыгарырга кирәк", диде Кривенко "Эхо Москвы" радиосына. Комиссия җитәкчесе сүзләренчә, армиягә барудан качучылар дип хат килгәннән соң хәрби комиссариатка бармаучы һәм чакырылыш комиссиясенең карарыннан соң гаскәргә китмәүчеләрне генә атарга кирәк. Ә нинди дә булса сәбәпләр белән комиссариаттан хат алмаучылар "качучы" дип саналмаска тиеш, ди Кривенко. Аның фикеренчә, гаскәрдән чынлап та качучылар меңнән артмый, алар өчен административ яки җинаять җаваплылыгы каралган. 2013 елда мәҗбүри хәрби хезмәттән качып йөрүчеләргә дәүләт хезмәтендә эшләүне тыю турында канун кабул ителгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X