Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Аргамак”та ат чабышлары узачак

Районда "Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү" республика программасы нигезендә "Аргамак" ат спорты комплексында төзү-төзекләндерү эшләре башланды.

Моңа кадәр атлар өчен бер торак һәм янкорма гына урнашкан комплекста бүген административ бина төзү бара. Биредә түбә ябу, стеналарны җылыту, ныгыту эшләре башкарыла. Административ бинада уку залы, кунакханә, хезмәткәрләр өчен чишенү-киенү, сауна, душ бүлмәләре, атлар өчен солярий һәм душ эшләнәчәк. Аларга заманча җиһазлар урнаштырылачак. Төзү эшләрен "Перфектстрой" җәмгыяте алып бара.

- Егетләр төзү эшләрен сыйфатлы башкара. Түбә ябуны төгәлләдек. Стеналарны ныгыту, бүлмәләр бүлү һәм башка эшләр бара. Төзелеш эшләрен август-сентябрь айларына төгәлләргә уйлыйбыз, - ди җәмгыять җитәкчесе Рушат Рөстәмов.

"Аргамак" ат спорты комплексы җитәкчесе Фазаел Вәлиев тә төзелештән соң комплекс тулы куәтенә эшли башлар, дип ниятли.

- Атларның баш санын арттыру, бигрәк тә татар токымлы атлар алып, шулар белән эшләү уе белән янабыз. Төрле ярышлар үткәрү, ат сөючеләр белән түгәрәкләр алып бару өчен дә мөмкинлекләр булачак. Яшьләр һәм балаларны күбрәк җәлеп итәрбез, дип ышанам, - ди Фазаел әфәнде.

Бүгенге көндә "Аргамак" ат спорты комплексында 11 ат һәм 1 пони тәрбияләнә. Әлегә күнегүләр алып барылмый, чөнки атларга төрле прививкалар ясыйлар. Тиздән комплекста "бәби туе" да көтелә - июль аенда "Чулпан" һәм "Гипотеза" кушаматлы атлар колынлаячак. Атларга салам, печән, солы, төрле витаминнар, йомырка, тоз бирелә. Экскурсиягә килүче балалар атларны алма, кишер, шикәр кебек "тәмнүшкеләр" белән сыйлый.

- Мин атларны бик яратам, шуңа күрә дә бирегә эшкә килдем. Эш көнем иртән үк башланып, кичкә кадәр дәвам итә. Атларны өч тапкыр ашатабыз, чистартабыз. Хезмәтем бик ошый. Атлар да мине әллә каян таныйлар. Иртән торакка килеп керү белән һәрберсе, тавыш биреп, исәнләшә, яннарына бераз бармый торсаң, ачуланырга да күп сорамыйлар, - ди биредә күптән түгел генә эшли башлаган Илгиз Фәттахетдинов.

Райондагы ат сөючеләр белән дә тыгыз элемтә булдырган комплекс хезмәткәрләре. Фазаел Вәлиев сүзләренчә, алар һәрвакыт аралашып, киңәшләшеп торалар. Атлар асраучы Мирзафатыйх Мирсалихов, Айдар Зиннуров, Роберт Миняев, Евгений Камаев һәм башкалар комплекста еш булалар. Алар да, комплекста төзелеш эшләре тәмамланып, аның тулы куәтенә эшли башлавын түземсезлек белән көтәләр.

Фәридә Гайнетдинова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев