Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аптека бакчабызда

Җәйнең шифасын ур­ман һәм болыннардан гына түгел, үз бакча­быздан да алып калырга онытмыйк. Мәсәлән, тыр­нак гөл (календула, ноготки) иркен табигатьтән кү­чеп, күптән инде бакчада «пропискага» кергән.

Җәйнең шифасын ур­ман һәм болыннардан гына түгел, үз бакча­быздан да алып калырга онытмыйк. Мәсәлән, тыр­нак гөл (календула, ноготки) иркен табигатьтән кү­чеп, күптән инде бакчада «пропискага» кергән. Лә­кин матур гөл булуы өчен генә билгеле түгел ул.

Аның дәвасыннан элек- электән файдаланып килгән кешеләр. Тырнак гөл ялкынсынуларга, бак­терияләргә (аеруча стафилоккоклар һәм стреп­тококкларга) каршы тору, җәрәхәтләрне төзәтү, йо­гышсызландыру, спазмаларны бетерү, үт кудыру үзенчәлекләренә ия. Шулай ук үт составын яхшырта, үт беленү процессын көчәйтә. Бавыр күзәнәкләрен яңарта, ашказаны асты бизе эшчәнлеген яхшырта. Шуңа күрә аны хроник хо­лецистит, панкреатит, үт чыгару юлларының дискинезиясе, гепатит, бавыр церрозы (чери башлау), үт куыгында таш булу чирләрендә тәкъдим итәләр. Бактерияләргә каршы тору чарасы буларак, тырнак гөл гастрит, энтероколит, ашказаны җәрәхәте (язва), бөер, сидек куыгы һәм ялкынсынуларга бәйле ха­тын-кыз авыруларында кулланыла, үзәк нерв системасын ныгыта, артериаль кан басымын төшерә, йөрәк тибеше ритмнарын җайга сала. Төнәтмә болай әзерләнә: 2 аш кашыгы тырнак гөл чәчәген 250 мл кайнар суга салыгыз һәм 1 сәгать төнәткәч сөзеп алыгыз да югарыда санап кителгән авырулар вакытында көненә 5-6 тапкыр берәр аш кашыгы эчегез. Битне сыткы (угри) баскан очракта да ярдәме зур тырнак гөлнең. Моның өчен 40 данә чәчәкне 100 мл аракыда яки спиртта төнәтергә (1 чәчәк — 1 г) һәм битне шул төнәтмәгә манчылган тампон белән сөртергә кирәк. Тагын да бер халык рецепты: тырнак гөл чәчәкләрен көнбагыш маена салып, даими болгаткан хәлдә утта озак кына пешерергә һәм сөзеп алырга. Менә шушы тырнак гөл мае тән пешкән очракларда иң яхшы чара — хәтта эзе дә калмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр календула