Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Апрель – мәшәкатьле ай

Апрель урта ларыннан соң, утыртырга 3 атна чамасы кала бәрәңгенең утырту өчен билгеләнгән бүлбеләрен, баз яки подваллардан чыгарып, ачык һавада яисә якты сарайларда яровайлаштыру өчен таратып куярга кирәк.

Апрельдә ачык грунтта чәчү өчен чәчүлек орлыкларны бар­ларга, тишелешләрен тикшерергә кирәк. Кишер, петрушка, укроп, аш чөгендере, салат, шпинат, башлы суган орлыкларын чәчүгә әзерлиләр (зарарсызландыра­лар, суда яисә микроэлементлар эремәсендә чылаталар, ә зонт чәчәкле яшелчә культуралары орлыгын 2 атна дәвамында чы­ныктыралар, ягъни 0, +2 граду­ста тоталар).

Кар эреп бетү белән үк, туф­рак әле бик дымлы чакта, бак­чага азотлы ашламалар (моче­вина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертелә. Бу вакытта алар туфракта әйбәт эри, язгы су инде аларны аскы катлам­нарга агызып алып төшеп китә алмый. Бигрәк тә бакча җиләге үстерсәгез, бу ысулны куллану бик нәтиҗәле.

Әгәр дә бакча җиләген 10-15 көнгә иртәрәк өлгерүен тели­сез икән, аның иртә өлгерә тор­ган сортларының өстенә дуга рәвешендә каркас куеп, өстен пленка белән каплагыз. Шул ук вакытта узган ел гына утырткан җиләкләрне җентекләп карагыз, араларында туфрак өскә кысып чыгарган үсентеләр булса, алар­ны туфракка батырып куегыз.

Күпьеллык яшелчә культура­лары (батун-суган, рәваҗ, куз­галак), шулай ук бакча җиләге кишәрлекләрендәге үсемлек кал­дыкларын тырмалап алыгыз, чи­стартыгыз, минераль ашламалар кертеп, рәт араларын йомшартып чыгыгыз.

Апрель урта ларыннан соң, утыртырга 3 атна чамасы кала бәрәңгенең утырту өчен билгеләнгән бүлбеләрен, баз яки подваллардан чыгарып, ачык һавада яисә якты сарайларда яровайлаштыру өчен таратып куярга кирәк. Иртә өлгерә тор­ган сортларын +8, +10, ә уртача өлгерешлеләрен +12, +15 градус җылыда борынлаталар.

Көзен туңга казып калды­рылган кишәрлекләрне (гадәттә, апрельнең икенче яртысында), тырмалап, дым каплаталар. Шунда ук органик һәм минераль ашламалар кертәләр һәм, анда нинди культуралар чәчеләчәген исәпкә алып, сайрак итеп кабат казып чыгалар, шул ук вакытта ашламалар да күмдерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев