Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аның исеме – Дан тактасында

Кифая Кашапова, Бөгелмә медицина училищесын тәмамлагач, район үзәк хастаханәсенә эшкә кайта. Ашыгыч ярдәм бүлегендә 37 ел фельдшер булып эшли ул.

– Кифая Наилевна – үз эшенең остасы. Ашы­гыч ярдәм фельдшерына хас барлык сыйфатларга да ия, белемле, җаваплы бел­геч. Кичектергесез ярдәм күрсәтү, йөрәк-үпкә реани­мациясен үткәрү буенча аңа тиңнәр юктыр. Гадәттән тыш хәлләрдә төгәл һәм көйле эшләүче мондый медици­на хезмәткәрләре булганда авыруларның гомеренә кур­кыныч янамый, – ди район үзәк хастаханәсенең баш та­бибы Данияр Якупов.

Кифая кечкенәдән үк үз алдына шәфкать тута­шы булырга дигән максат куйган. Дус кызлары белән “врач апалы” уйнаганда да ул күңеленнән үзен шушы һөнәргә әзерләгән: уен­чык курчакларының “яра­ларын” бәйләгәндә аларга юату сүзләре әйткән, башла­рыннан сыйпап терелткән. Урта мәктәпне тәмамлагач, Кифая балачактагы хыялын тормышка ашырыр өчен шәһәргә юл тота.

– Апам үз алдына мак­сат куйган икән, ул аны, һичшиксез, башкарып чыга. “Быел кермәсәм, икенче елга керермен. Икенче елга булмаса, өченче елга алыр­лар. Ләкин мин башка җиргә укырга бармыйм!” – дип әйткәне истә. Апам укырга кергән елны медицина учи­лищесында бер урынга өч кеше дәгъва итә иде. Ул тәки үз дигәненә иреште! – дип искә ала аның бертуганы, район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләүче Ну­рания Тимашева.

Башкаларга ярдәм итәсе килү, авыруларны дәвалау теләге шулкадәр көчле була кызда. Ә Әндереш авы­лы фельдшеры Сафия апа кечкенә Кифаяга үрнәк була.

– Бөгелмә медицина учи­лищесында акушер һөнәре үзләштердем. Дәүләт прак­тикасын Мөслим район хастаханәсендә табиб-акушер Изетта Дзугаева, өлкән аку­шерка Илгизә Хәйретдинова, а к у ш е р ка Ландыш Сәхбетдинова кул астында уздым. Укуны тәмамлаганда, Балык Бистәсе, Чирмешән, Балтач районнарына эшкә барырга тәкъдим итеп, сай­лау мөкинлеге бирделәр. Өч урынга да мин “Мөслим!” дип яздым. Мөслимлеләр – үз җирлекләренә тугры кешеләр. Мин дә туган ягы­ма хыянәт итмәдем. Башка бер районга да бармаячагым­ны тәгаен аңлагач, училище җитәкчелеге мине Мөслимгә озатты, – ди Кифая апа, яшь­лек хатирәләрен яңартып.

Яшь белгеч хезмәт юлын Метрәй фельдшер-акушерлык пунктында башлый. Акушер буларак, йөкле хатыннарны исәпкә куя, диспансерлашты­ру эшләрен башкара.

– Кифая белән бергә эшләдек. Яшь булса да, белем­ле иде. Күп нәрсәне белергә омтылып, үзлегеннән бик күп китаплар укыды. Метрәй хал­кын гаҗәпләндереп, берен­че эш көнендә үк яшь бала­га дөрес дәвалау билгеләде. Ике айлык баласының тем­пературасы күтәрелгәч, әни кеше Кифаяны өенә укол ясарга чакыра. Тик сабый­да үпкә ялкынсынуы баш­ланганын аңлап, яшь белгеч ана белән баланы район үзәк хастаханәсенә озата. Дөрес юнәлеш сайлап, төпле киңәш бирүе баланың гомерен са­клап калды. Метрәй халкы Кифаяны бик тә хөрмәт итә, – ди Мәдинә Хөснетдинова.

Метрәйдә бер елдан артыграк эшләгәннән соң Кифаяны район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә күчерәләр. Берничә айдан соң ул үз теләге белән теш табиблары курсларында белем ала. Ка­заннан тагын бер таныклык алып кайткан кызны Октябрь авылына теш табибы итеп билгелиләр. Ул вакытларда Октябрь һәм Карамалы авыл­лары халкы теш яматырга, дәваларга Кифая апага йөри. Бер елдан кызны янәдән рай­он үзәк хастаханәсенең ашы­гыч ярдәм бүлегенә эшкә ча­кырып кайтаралар.

– Тормышымны медицина белән бәйләгәнгә әткәйдән дә ныграк сөенүче булмаган­дыр. “Мин синнән башканы көтмәгән дә идем, кызым! Булдырдың!” – дип, аркамнан сөюе канатланып эшләргә көч бирде. Эшләү дәверендә көтелмәгән хәлләргә дә тап буласың. Бервакыт чакы­ру буенча Тугаш авылына киттек. Авылны чыгу белән авырлы хатын-кыз бәбәйли башлады. Бик җаваплы мизгелләр – әнине дә, бәбине дә карарга, гомерләрен са­клап калырга кирәк. Салкын кыш ае. Әни кешенең каны китте. Ашыгыч ярдәм маши­насы шоферы, мәрхүм Әхәт абый тыштан кар ташый. Ул карны әнинең эченә куябыз. Ходай ярдәме белән бары­сы да уңышлы тәмамланды. Сау-сәламәт, тупырдап тор­ган малай туды. Элек ашы­гыч ярдәм машинасында дөньяга килгән балалар әз булмады, – ди Кифая апа.

Кифая апа тормыш иптәше Шәйхенур абый белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары белән кызлары Казан дәүләт тех­нология университетын тәмамлаган. Илназ рай­он Советының оештыру бүлегендә баш белгеч бу­лып эшли, Луиза – Җәлил бистәсенең “Сөләйнефть” җәмгыятендә баш инженер. Кифая апа бүген әни генә түгел, ике онык әбисе дә! Теләге булса, Кифая апа теш табибы да булып эшли алыр иде. Сайлаган һөнәренә ту­гры калып, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авырулар янына ашыгучы районда­шыбыз кешеләргә ярдәм итә алуына сөенеп яши.

Сәламәтлек саклау си­стемасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Кифая Кашапова район башлыгының, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Лилия Шәймиева.

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев