Мөслим-информ

Җанга дәва җылы карашы

“Шундый матур кызны күргәнегез бармы? Минем кызым – кечкенә йолдызым!” – дип, муенына утыртып кына йөртә Мөхәммәт абый кызы Кадрияне. Колхозда бригадир булып эшләгән ир, төпчеген, абыйлары кыерсытмасын дип, үзе белән эшкә дә йөртә әле.

Игенче авылында гомер итүче Мөхәммәт абый белән Нәзирә апаның төпчекләрен – дүрт малайдан соң туган кызны абыйлары кыерсытамы соң инде?! Яратып, сөеп, кадерләп кенә үстерәләр Кадрияне. 
– Ун бала алып кайтсаң, кайт. Барыбер бер кыз алып кайтып бир, ди иде мәрхүм әтиләре. Гомерен шул балага багышлады. Үземне дә яшь чакта ул кадәр үк яратмагандыр, – дип елмая Нәзирә апа. – Әтисе иркәләп кенә үстерсә дә, тырыш һәм эшчән, нечкә күңелле, олы йөрәкле булды Кадриябез. Ныклы терәгебез ул. Бик яшьли туган йорттан чыгып китте, үз тырышлыгы белән укыды, һөнәр үзләштерде. 
Әйе, нәкъ менә олы йөрәкле, саф күңелле булу Кадрия Фәттаховага шәфкать туташы һөнәрен сайларга этәргеч булгандыр да. Кечкенә чакта иптәшләре белән “укытучы апалы”, “врачлы” уйный Кадрия. Әти-әнисенә: “Үскәч сезне үзем дәвалармын, уколларны да кадармын”, – ди ул. Тойгелдедә 8 класс тәмамлагач, Бөгелмә медицина училищесында укый. Аны юллама белән Казанга җибәрәләр. Унсигез яшьлек кыз беренче чыныгуны шәһәрнең Киров районындагы балалар хастаханәсендә ала. Хезмәт юлының ул елларын хәтерендә яңарту бүген дә күзләренә яшь китерә аның. 
– Ул елны дүрт кыз эшкә урнаштык. Барыбыз да – 18-19 яшьлекләр. Агуланган бик күп балалар салынган иде. Күпчелеге – ташландык, әти-әнисез балалар. Аларны жәлләп йөрәкләрдән кан тама иде. Өч-биш айлык сабыйларны төне буе күтәреп чыккан вакытлар да булды. Өлкән персонал: “Болай бала күтәреп йөрсәң, үзең аяктан егыласың бит!” – дип, орыша иде. Без – авыл баласына хас түгел шул каты бәгырьлелек! Бер яше тулган балаларны инфекция бүлекләренә әниләреннән башка гына салалар иде. Газизләре янында булыр өчен олы җанлы әниләр санитарка булып эшкә дә урнашты. Арада каты бәгырьле аналар да бар иде, – дип, яшьлек елларын искә ала Кадрия апа. 
Өч ел йогышлы авырулар хастаханәсендә эшләгәннән соң Кадрия башкаланың теш поликлиникасына шәфкать туташы булып эшкә урнаша. Ике елдан туган авылы Игенчегә әйләнеп кайта һәм авыл медпунктында эшли башлый. Хезмәтенә күңел җылысын салган, тәҗрибәле һәм тәвәккәл Кадрияне күп тә үтми район үзәк хастаханәсенең неврология бүлегенә эшкә чакыралар. Неврология бүлеге – башта хирургия, соңрак терапия бүлеге белән кушыла. Менә 37 ел инде райондашыбыз, сайлаган һөнәренә тугры калып, намус белән үз эшен башкара. Район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә дәваланучылар авыруларга игътибарлы, олысын-кечесен хөрмәт итүче Кадрия апага соклану катыш рәхмәт сүзләре җиткерә. 
– Кадрия, гаиләдә төпчек бала булса да, кечкенәдән барысын бер йодрыкка туплап торган. Абыйлары каралты-кура, ихатада эш белән мәшгуль булса, Кадрия өйдә аш-су әзерләп, аларны каршы ала торган булган. Кайгырту, якыннары өчен ихлас борчылу кебек сыйфатлар Кадриядә кечкенәдән тамыр җәйгән. Балаларыбыз, оныкларыбыз өчен дә иң кадерле кеше ул. Абыйлары да сеңелләре өчен өзелеп тора. Мин аларның ачуланышканнарын, дорфа сөйләшкәннәрен хәтерләмим. Кеше борчуларын үз җаны аша уздыручы олы йөрәкле шәфкать туташы буларак, авыруларны җылы карашы, тәмле сүзе белән дә дәвалый ул. Гомер буе гаилә учагының җылысын сүндермичә, безне һәрдаим барлап, балаларыбызны кайгыртып яшәгәне өчен дә чиксез рәхмәтле мин хәләлемә, – ди тормыш иптәше Ринал абый. 
Гаиләсендә – кадерле, хезмәтендә хөрмәтле булган Кадрия апага шушы көннәрдә генә халык сәламәтлеген саклауга керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. 
...Ак халатлы саф, пакь җаннарны без кечкенәдән әүлиягә тиңләп үстек. Авыруларга алар гына ярдәм итә ала, дип уйладык. Безнең героебыз да шундыйлардан. Кадрия Фәттахова кебек шәфкать туташлары арабызда күбрәк булсын иде! 

Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: