Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Андыйлар күбрәк булсын!

Ташлыяр авылы егете Равил Фәррахов мәктәптә укыганда ук яшьтәшләреннән көчле-егәрле, мәһабәт гәүдәле булуы белән аерылып тора. Спорт белән бик актив шөгыльләнгән, бер генә ярыштан да читтә калмаган егетне, һичшиксез, спортчы булачак дип фаразласалар да, Равил “милиция абый булу” хыялы белән яна. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Ижевск шәһәренә юл тота ул. 

– Ижевск шәһәренең милиция институтына керү өчен нибары бер “4”ле комачаулады. “Укырга керә алмаган” дигән исем күтәреп, авылга кайтасым килмәде. Шәһәрнең автомобильчеләр курсына кердем. Дүрт ай укыганнан соң армия сафларына чакыру кәгазе килеп төште. Эчке гаскәрләр сафында хезмәт иттем. “Спецназ” дип йөрттеләр безне, – ди Равил. 
Алты ай хезмәт иткәннән соң Равилне, берничә хезмәттәше белән Чечняга җибәрәләр. Тәҗрибә тупларга да өлгермәгән солдатлар тәүлек әйләнәсе тауны сакларга мәҗбүр була. Грузия ягыннан килүче “боевиклар”ны таудан үткәрмәс һәм Чечняга кертмәс өчен көн-төн кизү тора солдатлар. 
– Ул вакытлардан соң инде 24 елдан артык вакыт узды. Ләкин анда күргәннәр хәтердән җуелмый. Караңгы төшүгә туктаусыз атыш башлана иде. Хезмәттәшләрнең үлемен дә күрергә туры килде. Сугышчан дусларыңның соңгы ыңгырашуы, ярдәм итә алмау үзәкне өзә иде. Әти-әнинең хәер-фатихасы, физик яктан чыныккан булу авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте, – ди ул. 
Равил Фәррахов Чечен җиренә килеп төшкәндә сугышның кайнаган вакытлары була әле. Урус-Мартан бистәсенә эләгә алар. Шикләнеп һәм куркып, белгән догаларын укып кына аяк баскан бу илдә берничә мәртәбә үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә аңа. Сугыш барган якларда хезмәт итүен әти-әнисе белми дә кала. Равил якыннарын борчымас өчен шулай эшли. Бертуган апасы гына аның кайда икәнлегеннән хәбәрдар була. 
– Равил кечкенәдән безне борчуларга салмыйча гына үсте, мәктәптә яхшы укыды. Армиядә чакта, үзенең исәнлеген белдереп, хатлар язып торды. Чечен җирендә хезмәт итүен кайтырына бер ай кала гына белдек. Күңел сизенсә дә, барысы да яхшы булыр дип, тынычландыра идем үземне. Безнең җан тынычлыгыбызны улыбыз менә шулай саклаган инде, – дип елмая әнисе Люция апа. 
Чечен җиренә соңгы баруы булмаган икән Равилнең. Кабаттан “кайнар ноктага” юл тота куркусыз егет. Аларның ротасыннан 140 солдатны җибәрәләр ул вакытта. Аларның санаулысы гына туган якларына әйләнеп кайта. 
– Кабат баручылар унау идек. Безне Чечняның Ханкала бистәсендә калдырдылар. Генералларны, офицерларны озатып йөрдек, кораллар сакладык. Зур-зур колонналар белән йөк озатучы БТРның экипаж командиры буларак, минем өстә зур вазыйфа – команда составының иминлеген саклау иде. Бу вакытта да атышлар тынып тормады, бик күп солдатларны әсирлеккә алдылар. Кызганмыйча гомерләрен өзделәр, канның елга булып аккан вакытлары күп булды. Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, ул елларда 14 мең совет солдатының гомере өзелгән. Күп әти-әниләр һаман “бер кайтыр...” дип, газиз балаларын көтә... – ди Равил. 
Хәрби хезмәттән кайткач Равилне бик озак эшкә алмыйча йөдәтәләр. Чечен җирләреннән йөреп кайткач, организмга ял, адаптация үтү кирәк, диләр. Аптырагач, Сарман районы Петровка авылында 3-4 ай шофер булып эшли егет. Тарта-суза бер елны үткәргәч, Равил барыбер үз дигәненә ирешә – Алабуга милиция мәктәбенә укырга керә һәм Мөслим район эчке эшләр бүлегендә вакытлыча тоту изоляторында эшли башлый. Соңыннан Равил Фәрраховны Баланлы, Олы Чакмак, Рус Шуган авыл җирлекләренә участок милиционеры итеп билгелиләр. Әлеге вазыйфада ул 8 ел эшли. 2006 елда райондашыбызны командировка белән тагын Чечняга җибәрәләр. Бу юлы 6 ай Гудермес шәһәрендә хезмәт итә: 
– Безне Чечен милицияләрен эш алымнарына өйрәтергә, тәҗрибә уртаклашырга дип җибәрделәр. Ул елларда Чечняда милиция органнары төзелеп кенә килә иде әле. Яр Чаллы егете күз алдымда һәлак булды. Урыны-урыны белән барган яшерен атулар тыныч тормышта да бик күпләрнең канын койды. 
Чечнядан кайткач Равил Фәрраховны район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать куркынычсызлыгы буенча урынбасары итеп билгелиләр. Әлеге вазыйфадан ул лаеклы ялга чыга. Милиция подполковнигы Р. Фәррахов күрсәткән батырлыклары һәм тырыш хезмәте өчен “Төньяк Кавказдагы хезмәт өчен”, “Сугышчан хезмәттәшлек”, “Кавказдагы контртеррористик операциядә катнашучы”, “Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы”, Советлар Союзы маршалы Жуков медальләре, күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. 
Тормыш иптәше Гөлназ белән өч ул үстерәләр алар. Зурысы Рәфил әтисе юлын сайлаячагын, тормышын хезмәткә багышлаячагын әйтте. 
– Чечняда булганнарны тиз кызып китүчән диләр. Равилем, шөкер, андый түгел. Бик тә бала җанлы, гаиләбез өчен өзелеп тора. Минем бәхетемә туган кеше ул, – ди хәләле Гөлназ. 
Аяз көннәребез, тыныч тормышыбыз өчен гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватан алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтәгән ир-егетләр – безнең горурлыгыбыз! Равил кебек курку белмәс егетләр күбрәк булсын иде! 

Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев