Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Андрей Тузиков: Дөньяда традицион парламентаризм кризисы күзәтелә

"Партия лидерларын беләләр, ә партия фракциясендәге калган берничә дистә кеше - йөзсез кешеләр", - ди ул.

(Казан, 26 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). РФ Сәяси фән академиясе әгъза-мөхбире, социология фәннәре докторы Андрей Тузиков дөньяда традицион парламентаризм кризисы күзәтелә дип саный.

"Парламент спектрын тәкъдим иткән партияләр персональ җаваплылыкны күздә тоткан таләптән төшеп кала. Партия машинасы ул үз зонтигы белән теге яки бу фигураның мөһимлеген каплый. Кагыйдә буларак, партия лидерларын беләләр, ә партия фракциясендәге калган берничә дистә кеше - йөзсез кешеләр", - ди ул.

Ул моның региональ парламентаризмга да кагылуын әйтте. "Хәзер урамга чыгып, Дәүләт Советы депутатларының исемен атагыз дисәң, я фотографияләрен күрсәтсәң, узып баручылар аларны таныр дип уйламыйм. Бу сәясәтнең ачык булырга тиеш дигән таләбенә каршы килә. Ә бу идеяләр чыгарып, аларны халык каршында дебатларда яклый алу сәләте, аларны чынга ашыру җаваплылыгын алу", - ди Тузиков.

"Праймериз, минемчә, ул кызык, перспектив технология, ул яңа кешеләргә ишек ача, икенче яктан, потенциаль перспектив идеяләрне сайларга булыша", - дип фикерен белдерде сәясәт белгече.

Андрей Тузиков праймеризда ниндидер проект идеясен тәкъдим итүче кешеләр катнашуын сәламәт популизм дип атады. "Мин шуңа игътибар иттем: "Бердәм Россия" партиясенең сайлау алды платформасы әле игълан ителмәгән, ләкин ул праймериз процессында хупланган проект идеяләреннән корылачак дип әйтелә", - диде.

"Популистик көн тәртибе безгә генә хас әйбер түел. Франция, Италиядә, Испаниядә үзләрен күрсәтүче көчләр бар. Алар традицион парламент системасында катгый оппозияциядә", - дип белдерде Тузиков 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/26/186988/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев