Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Андрей Кузьмин: "Интернет заманы булса да, безнең халыкта басма сүзгә ышаныч зур әле"

Басма матбугат тарихта гына калырмы һәм кемне дә булса газета-журналга яздырып, ничек хәйриячегә әверелергә мөмкин? "Интертат.ру" электрон газетасы 2017 елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе барышы турында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин белән әңгәмә тәкъдим итә.


- Татарстанда 2017 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясенең иң кызган чоры. Әмма басма матбугат акрынлап «сәхнәдән китә» дигән сүзләр бер дә тынып тормый. Газета-журналларга әле бүген дә ихтыяҗ бармы әллә аларның даны күп меңле тиражлар белән бергә үткәннәрдә калдымы?

- Бәхәсләр тынып тормаса да, газета-журналлар чыгуын һәм укучыларын кызыклы язмалары белән куандыруын дәвам итә.

Әйе, федераль басмалар - күп миллионлы, ә республика газета-журналлары күп меңле тиражлар белән таралган заманнар үткәндә калды. Әмма моннан фаҗига ясарга кирәкми. Бу - кулланучыга мәгълүмат илтеп җиткерүдә яңа каналларның барлыкка килүе, масс-медианың технологик мөмкинлекләре белән бәйле объектив чынбарлык.

Басма матбугат чаралары телевидение һәм интернет белән көндәшлек шартларында яши. Яшьләр һәм урта яшьтәге кешеләр яңалыклар белән интернет-басмалар һәм социаль челтәрләрдә танышуны кулайрак күрә. Без моны яхшы аңлыйбыз һәм яңа чынбарлыктан чыгып эш итәбез: басма матбугат чараларының сайтларын, аларның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрен үстерәбез. Матбугатка язылу чорында үзебезенең басмаларның тиражы ничәдер процентка кимүен фаразлыйбыз, әлбәттә. Бу тенденция безгә генә кагылмый - ул вакытлы матбугатка язылу институтының актуальлеге кимү проблемасы белән очрашкан Россиянең күпчелек басмалары өчен дә хас.

Шулай да газета-журналлар хәзер инде беркемгә дә кирәкми, дәүләт аларга бюджет акчаларын тикмәгә сарыф итә дигән фикерләр һич тә дөреслеккә туры килми. Басма матбугатның даими абунәчеләре бар. Алар бернинди «административ ресурслар»га карамастан яраткан басмаларына языла, аларга ышана, ярдәм һәм киңәш сорап мөрәҗәгать итә.

Бездә элек-электән кешеләрнең басма сүзгә карата ышанычы зур. Авыл районнарында исә район газетасы - сала тормышын яктырткан төп мәгълүмат чыганагы. Безнең журналларга килгәндә, әлеге басмалар мөһим социаль миссия (тел, мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерү) башкара. Милли басмалардан башка яңа буын тәрбияләү һәм җәмгыятебездәге мәдәни нигезләрне саклау мөмкин түгел.

- Әйдәгез, агымдагы язылу кампаниясенә - бүгенге көндә барлык басма матбугат чараларын да борчыган төп сорауга әйләнеп кайтыйк әле. «ТАТМЕДИА» АҖ тарафыннан нәшер ителә торган басмаларга язылу ничек бара?

- Әлегә яхшы дип әйтергә мөмкин. 26 май мәгълүматларына караганда, «ТАТМЕДИА» АҖ тарафыннан нәшер ителә торган басмаларга («Татарстан почтасы» аша + альтернатив язылу) язылу күләме 124 мең 676 нөсхә тәшкил итте. Бу - 2016 елның икенче яртыеллыгына карата 95,9 процент дигән сүз.

«Камская новь» (Лаеш) - үсеш 71%, «Кайбицкие зори» - 56,0%, «Арский вестник» - 34,2%, «Новая Кама» (Алабуга) - 27,4 %, «Әлмәт таңнары» - 13,4%, «Йолдыз» (Апас) - 10,5%, «Нократ» (Мамадыш) - 8,8%, «Слава труду» (Баулы) - 8,2%, «Знамя труда» (Әлмәт) - 6,7%, «Теләче» (2,8%) кебек район газеталарына, узган елның шул чорына караганда, язылучылар санының сизелерлек артуы күзәтелә.

Шәһәр басмалары арасында «Нижнекамская правда» (үсеш - 76,7%) һәм «Челнинские известия» (14,8%), ә республика газеталары арасында «Шәһри Казан»га (67,5%) язылу яхшы темплар белән бара.

Журналларга язылучылар саны да арта. Шунысын да искәртик: биредә, редакцияләрнең үзләренең актив эшләве белән бергә, ТР Мәдәният министрлыгының да өлеше зур. Ул муниципаль китапханәләргә журналлар һәм кайбер республика газеталарын яздыра.

- Матбугатка язылу кампаниясе чорында сез, төрле конкурслар һәм акцияләр оештырып, үз басмаларыгызга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә тырышасыз. Бу юлы ниләр эшләнә?

- Чираттагы яртыеллыкта матбугатка язылу кампаниясенә теләктәшлек күрсәтү максатыннан, «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең барлык басмаларына да агымдагы елның 1 февраленнән 31 мартка кадәр вакытыннан алда язылу мөмкинлеге тудырылды. Шулай ук без Матбугатка язылу декадаларында катнашып, үз басмаларыбызга ташламалар тәкъдим итәбез. 11-21 май көннәрендә узган чираттагы ункөнлектә газета-журналларның каталогтагы бәясенә 5-10 процент күләмендә ташлама каралган иде.

Моннан алдагы кампанияләрдә зур уңыш казанган «Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр» дигән акция дә дәвам итә. Шушы көннәрдә «ТАТМЕДИА» АҖ холлында «Игелек территориясе» акциясе үткәрдек. Шунысын да әйтергә кирәк: акцияләр уздырганда хәйриячелеккә аерым басым ясала. Безнең басмаларга үзең дә язылырга, туганнарыңны, дусларыңны, аз тәэмин ителгән кешеләрне, ветераннарны, балалар йортларын да яздырырга мөмкин.

Матбугат көне алдыннан «ТАТМЕДИА» сайтында басмаларыбызны популярлаштыруга юнәлдерелгән яңа интернет-проект башладык. Мәгълүм булганча, безнең күп кенә газета-журналларның бай тарихы бар. Кызыклы фактлар нигезендә интерактив викторина әзерләдек, аның барышында һәркем белем дәрәҗәсенә бәя бирә һәм басмалар турында гына түгел, хәтта шәһәр-районнарның тарихы хакында да мәгълүмат туплый ала.

Моннан тыш, иң актив абунәчеләр арасында бүләкләр уйнатачакбыз («Язылган өчен телевизор») һәм, әлбәттә инде, партнерларыбыз - почта бүлеге хезмәткәрләре арасында да традицион бәйге игълан ителде. Язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы почтальоннарга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Халыкара балаларны яклау көнен дә игътибардан читтә калдырмадык. Шәһәр мәйданчыкларының берсендә нәни укучылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашулар үткәрдек.

Үз чиратында, редакцияләр дә үз чараларын оештыра.

Мисал өчен, «Актаныш таңнары» газетасы, күп кенә редакцияләр кебек үк, һәр яртыеллыкта абунәчеләре арасында призлар уйната, язылу нәтиҗәләре буенча районның иң яхшы 10 почтальонына бүләкләр тапшыра.

9 майда Мамадыш районының «Нократ» һәм «Вятка» газеталары редакциясе Җиңү парады вакытында матбугатка язылу буенча «Ветеранга бүләк» дигән чара үткәрде. Әлеге акция оештырылган мәйданчыкта редакция «Әтиләр киңәше» иҗтимагый оешмасы белән берлектә балалар арасында рәсемнәр бәйгесе дә уздырды.

«Шәһри Чаллы» газетасы шәһәр китапханәләре һәм мәктәпләрдә очрашулар үткәрүдән тыш, газетаны социаль челтәрләрдә һәм үз сайтында укучылар арасында да бәйгеләр оештырды. Хәзерге вакытта редакциядә «Кем почтага бара алмый, шуның өенә килеп, газетага яздырабыз» дигән акция бара.

«Новая Кама» газетасы (Алабуга районы) 18 майда басма призына җиңел атлетика эстафетасы үткәрде.

«Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») Матбугатка язылу декадасы чорында 13 май көнне газета Кубогына редакция хезмәткәрләре һәм шәһәрнең спорт ветераннары арасында мини-футбол турниры оештырды.

Журнал хезмәткәрләре республика районнарына барып, укучылары белән очрашулар үткәрә. Балалар өчен нәшер ителә торган «Салават күпере», «Ялкын» һәм «Сабантуй» журналлары 13 майда «Нәни принцессалар» фестиваль-конкурсында катнашты, анда мастер-класслар, абунәчеләр арасында фотосессия оештырдылар.

Вакытлы матбугатка язылу 29 июньдә төгәлләнә. Шулай булгач, табадан яңа гына төшкән газета-журнал укырга теләгән һәркемнең яраткан басмасына язылу, шулай ук якыннарын һәм дусларын да яздырып, аларга бүләк ясау мөмкинлеге бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев