Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана сөте белән кермәгән...

“ТР дәүләт телләре турындагы канунның үтәлеше” буенча комиссиянең чираттагы утырышында сүз балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә генә түгел, ә гаиләдә, безне уратып алган мохиттә дә үз туган телеңә мәхәббәт тәрбияләү турында барды.

“ТР дәүләт телләре турындагы канунның үтәлеше” буенча комиссиянең чираттагы утырышында сүз балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә генә түгел, ә гаиләдә, безне уратып алган мохиттә дә үз туган телеңә мәхәббәт тәрбияләү турында барды.

Бүген күпләребез балаларның күбрәк рус телендә сөйләшүен аларның озаклап телефонда, интернетта утыруыннан, мәгънәсе дә аңлашылмаган мультфильмнар һәм кинолар каравыннан күрә. Шуңа да карамастан, балалар бакчасын яисә мәктәпне сүгә башлыйбыз. Янәсе, анда татарча укытмыйлар, туган телгә өйрәтмиләр. Ә бит халкыбызда бик тә мәгънәле бер мәкаль бар: “Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми”. Туган йортында ата-ана үзе татарча сөйләшмәсә, баласы кайтып кереп: “Привет, мам!”, “Hellow, mather!” дип сәламләвенә шул ук телдә җавап бирсә, ул бала туган телен каян өйрәнергә һәм үз ана теленә мәхәббәт ничек тәрбияләнергә тиеш соң? “Ярар, урамда теләсә-нәрсә эшләп йөргәнче, ичмасам өйдә шул телефонында утырсын. Интернетны да аның өчен генә керттердек”, – диюче әти-әниләр дә юк түгел арабызда.

– Бакчада да, башлангыч мәктәптә дә белем һәм тәрбия бирү татар телендә алып барыла. Шул ук вакытта, күрсәтмә әсбаплар, элмә материаллар, канун таләпләре кушканча, ике дәүләт телендә урнаштырыла. Шулай да, балалар арасында русча сөйләшүгә өстенлек бирүчеләр күренә. Мәсәлән, бакчага йөрүче бер бала күбрәк русча сөйләшә, сорауларга да русча гына җавап бирә. Югыйсә, ул бакчага да соң йөри башлады. Шул ук интернет, телефон-смартфоннарның нәтиҗәсе инде бу. Туган телебезгә өйрәнү иң элек гаиләдә булырга тиеш, – диде утырышта чыгыш ясаган Октябрь авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнанов.

“Карлыгач” балалар бакчасы мөдире Гөлнур Фазлыева да шушы ук фикерләрне җиткерде:

– Һәр милләт кешесе өйдә үз ана телендә аралашырга тиеш. Әти-әни тарафыннан контроль кирәк. Без үз чиратыбызда, бакчада тиешле булган белем һәм тәрбияне бирергә, һәр балага җиткерергә тырышабыз. Балалар белән генә түгел, ә әти-әниләр белән төрле чаралар үткәрәбез. Үзем дә, әни кеше буларак, балада туган телгә мәхәббәт беренче чиратта гаиләдә формалашырга тиеш, дигән фикердә.

Чыннан, телнең сакланып калуы ата-анадан тора. Ә мәктәп әлеге – мәсьәләдә ярдәмче. Телнең һәм сөйләмнең матурлыгын, байлыгын арттыру буенча балаларга өстәмә белем бирүче ролен үти. Бүген Мөслимебездә дә туган телне саклау, аны балаларыбызга, киләчәк буыннарга җиткерү максатында күп эшләнә. Соңгы елларда, “ТР дәүләт телләре турындагы” канунның үтәлешен тәэмин итү максатында, урам, оешма-предприятие, кибетләрнең элмә такталары ике телдә язылган такталарга алыштырылды. Район үзәгендә урам исемнәре ике телдә язылган. Унөч авыл җирлегендә дә, урам исемнәре ике телдә язылып, өр-яңа элмә такталар урнаштырылды.

– Республикабызда дәүләт телләре турындагы канунның үтәлеше һәрвакыт зур игътибар үзәгендә. Бүген кабул ителгән хокукый-норматив актлар да ике телдә кабул ителергә тиеш. Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр нинди телдә кергән, шул телдә җавап бирү кирәк. Һәркемнең туган җире, әти-әнисе бер генә булган кебек, аның ана теле дә берәү генә. Нинди генә милләт вәкиле булмасын, аның өчен туган теле якын һәм кадерле. Шуңа да, һәрберебез телләргә карата игътибарлы, төрле телләрдә сөйләшүче милләтләр арасындагы дуслыкка ихтирамлы булырга тиешбез, – диде комиссия рәисе, муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов йомгаклау сүзендә.

Безгә балалар бакчасыннан ук “Сөйләшәбез – төрле телләрдә, аңлашабыз – дуслык телендә” дигән җырны өйрәттеләр. Әйе, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, үзара дуслыгыбыз, бердәмлегебез кимемәсен иде.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев