Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана капиталын нәтиҗәлерәк тотарга мөмкин

29 мартта ана капиталы программасына гаиләнең торак шартларын яхшырту чаралары белән эш итүгә кагылышлы төзәтмәләр үз көченә керде. 

Төп үзгәрешләрнең берсе – ана капиталы акчасына сатып алынучы торак биналарның торышын контрольдә тотуны көчәйтү. Яңа нигезләмә буенча торак күзәтчелеге органнарының фатир яки йортның яшәү өчен яраксыз булуы турындагы мәгълүматы акча белән эш итү турындагы гаризаны канәгатьләндерүдән баш тарту өчен законлы нигез булып таныла. 
Пенсия фонды бүлеге торак урыны торышы турындагы мәгълүматны җирле үзидарә, Дәүләт торак күзәтчелеге һәм муниципаль торак контроле органнарыннан соратып ала. Алар бинаның яшәү өчен яраклылыгы турында гына түгел, ә, әйтик, йортны сүтү яки реконструкцияләү тиешлеге турында да мәгълүмат бирә. 
Россия Пенсия фонды күрсәтелгән мәгълүматларны гаиләнең торак шартларын яхшыртуга ана капиталы белән эш итүнең барлык очракларында диярлек: торак сатып алганда, кредит яки кредитны түләгәндә һәм инде төзелгән торакка киткән чыгымнарны компенсацияләү очрагында сората. 
Ана капиталы турындагы законга кертелгән үзгәрешләр яшәү өчен яраксыз биналар сатып алуга чик куярга мөмкинлек бирәчәк. 
Ана капиталы белән эш итүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тагын бер чара – Үзәк Банк контрольлегендә булмаган оешмаларны кредит өчен ана капиталы белән түләү мөмкин булган оешмалар исемлегеннән чыгару. Гадәттә, мондый оешмалар кредитларны артык югары процент белән бирәләр. Бу исә гаиләләрнең торак сатып алуга чыгымнарын шактый арттыра һәм үз вакытында түләмәү яки бурыч һәм процентларны түләмәү куркынычын арттыра. 
Ана капиталын файдалану өчен кредитлар бирүче оешмалар исемлеге тулыландырылды. Шулай итеп закон ана капиталы түли алырлык оешмаларның тулы исемлеген билгеләде. Аңа кредит оешмалары, кредит кулланучылар кооперативлары һәм кредит авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары, шулай ук Торак өлкәсендә үсешнең бердәм институты керде (элек – ипотека торак кредиты агентлыгы). 
Төзәтмәләр Россия Пенсия фонды ана капиталы тулысынча тотылуы турында сертификат хуҗасына хәбәр итә торган срокны да беркетте. Ул бер ай тәшкил итә. Белдерү кәгазе соңгы түләү датасыннан соң бер ай эчендә җибәрелә. 
Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев