Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана капиталыннан файдалану тәртибе җиңеләя

4 декабрьдән ана капиталын теге яки бу максатка юнәлтү өчен, СНИЛС тәкъдим итәргә кирәкми.

( «Татар-информ»). 4 декабрьдән ана капиталын теге яки бу максатка юнәлтү өчен, СНИЛС тәкъдим итәргә кирәкми. Хәзер бу документ әлеге сертификатны алу өчен гариза тапшырганда гына кирәк. Бу хакта «Российская газета» Россия Пенсия фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.

Ана капиталы программасы гамәлдә булган вакытта 8,5 миллион гаилә әлеге сертификатны алган. Аларның 5 миллионы аны торак шартларын яхшыртуга сарыф иткән. Шул исәптән, 3,2 миллион гаилә шуның ярдәмендә торак кредитларын өлешчә яки тулысынча түләгән.

482 мең гаилә аны - балаларын укытуга тотарга, 3,7 меңе ананың тупланма пенсиясенә күчерергә карар кылган.

Узган ел ана капиталын инвалид балаларны социаль адаптацияләү һәм тернәкләндерү максатына да юнәлтергә мөмкин иде. Әлеге мөмкинлектән 115 гаилә файдаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X