Ана капиталы ничәнче елга кадәр гамәлдә?
2007 елдан бирелә башлаган Ана капиталының суммасы бүгенге көндә 453 мең 26 сум тәшкил итә. Җирлегебездә аны инде 1415 әни алырга өлгерде. Шуларның 1161 е "капиталны" торак шартларын яхшыртуга тотса, 128 кеше балаларына белем бирүгә (шул исәптән баласын бакчага йөрткән өчен түләүгә) кулланды.
Ана капиталы средстволарын шулай ук әнинең пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга, инвалид-балаларны адаптацияләүгә дә тотарга да була. РФ хөкүмәте әлеге программаны 2018 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачагы турында карар кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев