Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана капиталы акчасын тоту буенча таләпләр үзгәрде

Гаиләдә икенче, өченче һәм аннан соң туган бала өчен бирелүче ана капиталы акчасын тоту буенча таләпләр үзгәрүен хәбәр итәләр районның пенсия фондыннан.

Сертификатны күп кеше торак йорт яки фатир сатып алу өчен куллана. Торак авария хәленә җиткән, тузган булмаска тиеш. Аның яшәргә яраклы икәне раслангач кына ана капиталы акчасын тотарга рөхсәт ителә. Бүгенге көндә ана капиталының суммасы 453 мең 26 сум.тәшкил итә.  Сертификат акчасын беренче баланы укыту өчен дә тотарга рөхсәт ителә. Аз керемле гаиләләргә ярдәм йөзеннән, бәләкәч яшь ярымга җиткәнче ана капиталы акчасы ай саен өлешчә  биреп барыла. Аның өчен икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булырга тиеш. Бәби тугач та, Пенсия фонды бүлегенә барып гариза тапшырырга мөмкин. Бу түләүне исәплә­гәндә, гаилә­нең уртача кереме яшәү минимумыннан артмаска тиеш.Инвалид балаларга кирәкле чараларны алу өчен киткән чыгымнарны шулай ук ана капиталы белән капларга мөмкин.

Фото- Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама