Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җан ярасы төзәлерме?!

Авызга шайтан суы керсә, кеше хаталардан хали түгел. Моны Руслан да соңлап аңлады...

Руслан белән Айназ башка яшь гаиләләрдән артык аерылып тормадылар шикелле. Көндәлек мәшәкатьләрдән тәмам арыган хуҗабикә, кыска вакытлы курсларда укып, чәчтараш һөнәрен үзләштерде дә, таныш-белешләрдән, дус-туганнан акча җыештырып, үз чәчтарашханәсен ачты. Мәктәп яшендәге ике улы балалар бакчасына беренче адымнарын атлаган апайларын бик яраталар, шуңа Айназ сабыйларның үзләрен генә калдырырга курыкмый иде.
Чәч ясатам, бизәнәм-ясаган дип килгән хатын-кызлар әз түгел бит! Айназның да башлаган эше уңышлы булды. Тик хатынының акча эшләвеннән әллә көнләште, әллә башка сәбәп – Руслан әкренләп эчкечелек сазлыгына бата башлады...
– Агымдагы елның 22 апрелендә 16.00 сәгатьтә район эчке эшләр бүлегенең оператив дежур бүлегенә Шакиров Сираҗетдин Хәмзә улының, медицина ярдәме сорап, ашыгыч медицина ярдәм бүлегенә тән җәрәхәтләре белән мөрәҗәгать итүе турында хәбәр килде. Тикшерү барышында Руслан Мәкъсутовның, Сираҗетдин Шакировның фатирына үтеп, хуҗаны кыйнап, BQ-2427 BOOM маркалы кесә телефонын урлавы ачыклана. Участок уполномоченные кайнар эзләр буенча гаепле кешенең яшәү урынына юнәлә. Кичке сәгать бишләр тирәсендә Р.Мәкъсутов Мөслимнең үзәк урамында, йорты янәшәсендә исерек хәлдә табыла. Р.Мәкъсутов медицина тикшерүе өчен район хастаханәсенә җибәрелә һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча аның исерек хәлдә булуы ачыклана. Р.Мәкъсутовка карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.212  маддәсе буенча административ беркетмә төзелде. Ул Сираҗетдин Шакировны кыйнауда һәм талау юлы белән кәрәзле телефонын урлауда гаепләнә.
Дәүләт гаепләүчесенең сүзләре Русланның колагында тыңлаган саен ныграк чыңлый төсле тоелды...
...Спиртлы эчнмлекләр белән дуслашкач, бәйрәмнәрне көтеп ала торган булды ир-егет. Шул эчүе аркасында машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителде. Полиция хезмәткәрләре күрмәгәндә такси хезмәте башкарганда кабаттан эләкте Руслан. Руль артында айнык булуы да коткармады бу юлы. Суд карары нигезендә ел ярым машина руле артына утырмаска тиеш иде ул. Бу вакыт кабаттан озайтылды булып чыга.
Ачуыннан кабарынып, Руслан өенә җәяүләп кайтып китте. Кызарынып-бүртенеп өйгә кайтса, хатыны да, балалар да өйдә юк. Айназ кәләшкә прическа ясарга киткән, малайлары әбиләрендә иде. Руслан авылдан район үзәгенә күчеп килүләренә үкенә башлаган иде инде. Бөтен эш-гамәлләрең кеше күз алдында дигәндәй. Авыл тормышын сагынып, суыткычтан башланган аракы чыгарды. Аның үзен жәлләп елап утыру гадәте нәкъ менә спиртлы эчемлекләр эчкәндә барлыкка килә иде. Берүзенә эчү күңелсез була башлагач, Руслан,  маҗара эзләп, урамга чыгып китте...
Үз йортында спиртлы эчемлекләр куллангач, Мәкъсутов Пушкин урамында яшәүче Закир исемле танышына юнәлә. Башланган бер шешә аракыны да үзеннән калдырмый. Күпфатирлы йорт подъезды янындагы эскәмиядә утырган ир-аттан танышының өйдә булу-булмавын белешә. Сөйләшү барышында ир-атның Сираҗетдин исемен йөртүен һәм шушы йортта яшәвен белә Руслан. Бу ир белән Закирның фатирына бергәләп керәләр. Алып кергән аракы бик тиз бетә. Кибеткә, чиратлашып, башта – Сираҗетдин, аннары Закир барып килә. Зыялы күрше, сый-хөрмәткә рәхмәт әйтеп, өенә юнәлә. Руслан Закирның өендә кала. Бераз вакыттан соң Закир да кунакка китәр вакыты җитүен искәртә. Русланның гына һаман эчәсе килә һәм ул бүген генә танышкан Сираҗетдиннан спиртлы эчемлеккә акча сорарга була. Фатир ишеген шакый. Бернәрсәдән шикләнмичә, йөгереп барып ишеген ачкан хуҗа яңадан бу гамәле өчен 100 мәртәбә үкенә, әлбәттә! Акча бирүдән баш тарткан өчен Руслан әтисе яшендәге абзыйны кыйный башлый. Акча таләп итүне дәвам итеп, ул хуҗаның күкрәгенә, иягенә, сул җилкәсенә йодрыгы белән суга. Сираҗетдин каты бәрелүдән идәнгә егыла. Русланга каршы торырга омтылганда, башы-күзе аракы сөременнән тонган Руслан, идәннән табуретка алып, хуҗаның башына бәрә һәм идәндә яткан кесә телефонын урлый. Бу вакытта фатир хуҗасы үз аңында була һәм Русланнан телефонын алып китмәвен үтенә. Ләкин исереккә кеше гозере нәрсә ул?! Фатирдан чыгып китү белән исерек райондашыбыз урланган телефонны таныш булмаган ир-атка 500 сумга сата.
... Суд залында Руслан Мәкъсутов үзенең бу хәлгә ничек төшүе турында  кабат-кабат уйланды. Залда өч улын кочаклап тормыш иптәше Айназ, әти-әнисе утыра. Гомер буе авыл хуҗалыгында намуслы хезмәт куйган әти-әнисе урлашу, кеше кыйнау кебек гамәлләрнең начар булуын әз аңлатмады, югыйсә! Эх, шайтан суы, нишләттең син мине? Нишләттең?! Русланның ихластан үкенүе йөзенә чыкты һәм күз яшьләре булып битеннән акты. Элегрәк эчкән чакта гына күңеле йомшарган егет бүген дөньяга гел башка күзлектән карады.  
– Хөкем ителүчегә җәза билгеләгәндә, аның җаваплылыгын йомшартучы шартлар буларак, суд аның гаебен тануын, тәүбә итүен, хуҗага килгән матди зыянны каплавын, яшәү урыныннан уңай характеристика булуын, балигъ булмаган өч баласы барлыгын да исәпкә алды. Гаепләнүче спиртлы эчемлекләр эчкән һәм үз өстеннән контрольне югалткан. Бу исә җинаять кылуга китергән. РФ Җинаятьләр кодексының 307-309 маддәләренә таянып, суд Мәкъсутов Руслан Җәвит улын РФ Җинаятьләр кодексының 161 маддәсенең икенче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды һәм аңа өч елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләргә дигән карарга килде. РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсе нигезендә Мәкъсутов Руслан Җәвит улына карата ике ел сынау срогы билгеләп, ул айга ике тапкыр шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрнең үз-үзләрен тотышын контрольдә тотучы дәүләт органына теркәлү өчен килергә тиеш дигән хөкем карары чыгарды.
Хөкемдарның чүкече өстәл өстенә төшкәнче Руслан тын алырга да куркып торды. “Әле дә утыртып куймадылар. Әле дә сынау вакыты гына бирелде”, – дип куанды егет.  
Кыйналган Сираҗетдинның хатыны Тәслия апа исә сәламәтлеге чикле хәләле өчен борчылды. Бу кыйналулар, кайтаваз булып, иренең сәламәтлегендә яңадан калкымасмы? Руслан бик ялваргач, дуслашу билгесе дип, язган гаризасын да алды Сираҗетдин. Эшләгән гамәлләренә җәзасын алмагач, кеше ул ялгышларны кабат кылмас дип әйтеп буламы? Иренең тән җәрәхәте төзәлсә дә, җан ярасы төзәлерме икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X