Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һаман суык. Атна ахырында нормадан 5-6 градуска салкын булачак

Татарстанда атна азагына һәм киләсе атна башына кадәр һава температурасы нормадан 5-6 градуска түбән булачак һәм салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина сөйләде. "Башлангыч фаразлар буенча, бу атна азагына һәм киләсе атна башына кадәр җылылык турында...

Татарстанда атна азагына һәм киләсе атна башына кадәр һава температурасы нормадан 5-6 градуска түбән булачак һәм салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина сөйләде. "Башлангыч фаразлар буенча, бу атна азагына һәм киләсе атна башына кадәр җылылык турында сүз дә булырга мөмкин түгел", - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше. Метеорологлар иртәгә, 11 майда, төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән көчле яңгыр, яшен һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил фаразлый. 12 майда төнлә төбәкнең көньяк-көнбатышында уртача тизлектә җил, 5 градуска кадәр җылы, ә аерым районнарда 1 градуска кадәр салкын булуы да мөмкин. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, максималь җылылык 9-14 градуска кадәр җитәчәк. 13 майга каршы төндә алмашынучан болытлы һава торышы саклана, күпчелек районнарда яңгыр, көнбатыштан уртача тизлектә җил көтелә. Күпчелек районнарда 0 дән 5 градуска кадәр җылы, аерым районнарда -1 градус булачак. Көндез җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитә. Максималь һава температурасы +8-13 градуска күтәреләчәк. Шулай итеп, Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе метеофаразлау бүлеге җитәкчесе сүзләренчә, Мәскәүдә 9 май көнне теркәлгән соңгы 72 елда билгеләнгән иң түбән һава температурасы (+4 градус) бездә көтелми. "Һава торышы рекордлар куймый. Бездә бу чор өчен һава температурасы нормадан 5-6 градуска түбән булачак һәм салкынча, тотрыксыз һәм яңгырлы һава торышы сакланачак", - дип йомгаклады Ирина Трущина сүзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X