Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алтын көзнең матур мизгелләре

Башка еллардан аермалы буларак, быел Өлкәннәр ункөнлеге кызыклы чараларга бай булуы, өлкәннәргә булган игътибары, ихтирамы белән аерылып торды.

Пандемия чорында, үз-үзенә бикләнеп, урамга чыгарга да куркып утырган өлкәннәребез өчен нинди генә чаралар үткәрелмәде! Өлкәннәр “Курай” паркында, “Пушкин” скверында бәйрәм коймагы белән чәй эчеп, концерт номерлары карап хозурландылар. “Тормышка ун мең адым” дип аталган акциядә катнаштылар, бассейнда бушлай су керделәр, бушлай мунчага йөрделәр һәм башка төрле ташламалы хезмәт күрсәтүләрдән файдаландылар. Ункөнлекнең иң югары ноктасы ярминкә булды. Анда эшмәкәрләр, мәктәпләр өлкәннәргә ит, сөт продуктларын, яшелчәләр тәкъдим иттеләр. Район мәдәният йорты үзешчәннәре концерт номерлары бүләк итте.
Һәркемгә ярдәм кулын сузучы киң күңелле Кадрия һәм Илгиз Исламовлар өлкәннәребезгә дә изгелек эшләде. Илгиз Исламов ярминкәдә килосы 10 сумнан 10 тонна бодай сатты. Ыгы-зыгы ясамыйча, капчыкларны үлчәп, үзләре үк техникага төяп озата тордылар. Өлкәннәргә бу бик зур бүләк булды!
Кыскасы, өлкәннәр үзләре өчен оештырылган барлык чаралардан да канәгать калдылар. Күңелсез уйлардан арынып, оештыручыларга рәхмәтләр укып, “алдагы елларда да исән-имин булып, өлкәннәр көнен күрсәк иде”, дигән теләкләрен җиткерде өлкәннәребез. 
Галия Фәрхетдинова.
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев