Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Алтын балык" ярышы узды

Биредә районыбызның олысы да, кечесе дә көч сынашты.

23 гыйнвар көнне, "Кояшлы Ык" ял итү зонасында "Алтын балык" исемле- балык тоту ярышы узды. Биредә районыбызның олысы да, кечесе дә көч сынашты. Боз астыннан балык тотарга яратучылар өчен канәгатьлек алу гына түгел, моның өчен призга ия булу мөмкинчелеге дә тәкъдим  ителде. Ярышта иң күп балык тотучылар арасында 1 урынны- Ахмадуллин Ильназ, 2 урынны-Садретдинов Әлфис, 3 урынны-Гыйлфанов Данир алдылар. Шулай ук иң беренче балык тотучы - Саетгалиев Ильнар, иң яшь балыкчы-Каримов Арслан (2 яшь), иң өлкән балыкчы- Галимҗанов Равис (80 яшь), иң зур балык тотучы - Аюпов Айнур, иң кечкенә балык тотучы - Садретдинов Әлфис, иң тиз бораулаучы - Саетгалиев Ильнар, гузәл балыкчы - Аверс Лилия. Җиңү яулаган балыкчылар эшмәкәрләребезнең- Бубеков Игорь, Батталов Эдуард, Байрханов Марат, Исанаев Рүзәлнең буләкләре белән буләкләнделәр. Теләгән һәр кеше кайнар чәй һәм учакта пешкән уха, карабодай белән сыйлана алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X