Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Алтын каләм - 2017” фестиваленең җиңүчеләре билгеле

Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында "Алтын каләм" республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр. Яшь журналистларны барлау максатыннан, әлеге бәйге быел 22 нче тапкыр үткәрелде.

Конкурс өч этапта уза. Беренче этапта яшь каләмчеләр үз эшләрен район комитетына тәкъдим итә. Икенчесе исә республика күләмендә читтән торып уздырыла. Бәйгенең бу өлешенә Татарстанның 38 районыннан журналистика белән кызыксынучы 200 баладан заявка кабул ителгән. "Иләктән үткәннәре" исә биш көн буена үз мөмкинлекләрен елдагыча "Идел" лагеренда сынады.

"Алтын каләм" 7 юнәлештә уздырыла - рус матбугаты, татар матбугаты, фото берләшмәсе, радио берләшмәсе, телевидение берләшмәсе, PR һәм җәмәгатьчелек белән багланышлар, басма матбугатта дизайн һәм верстка.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Россия Журналистлар берлеге сәркатибе Роман Серебряный, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының идарә эшләре башлыгы Дмитрий Перевезенцев, КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский һ.б. рәсми затлар катнашты.

«10-15 еллап элек мин бу бәйгене ничек тә тизрәк ябарга кирәк дип йөри идем, - дип башлады сүзен Римма Атлас кызы. - Чөнки күп энергия, акча таләп итә, матавыклары бик күп. Ә хәзер исә шундый бәйге булуына сөенеп туя алмыйм. Бу - канатлар куя торган фестиваль. Ул сезгә дә, безгә дә кирәк. Минем күңелне шунысы гына тырный: әлеге конкурста һәр район да катнашмый. Аларда талантлы яшьләр юк дигән сүз түгел бу! Ә сәләтле балаларга үз көчләрен сынау өчен мөмкинлек бирелмәү дигән сүз.

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский залдагыларга мөрәҗәгать итеп: "Без сезнең белән саубуллашмыйбыз, киресенчә, бу безнең беренче очрашу гынадыр. Сезнең барыгыз өчен дә безнең журналистика мәктәбе ишекләре ачык. Монда килеп эләккән кеше журналистикадан китә алмый, ул шундый гомерлеккә дип ясалган "прививка", - диде.

Өченче ел рәттән "Алтын каләм" мохитендә кайнаган Мәскәү кунагы Роман Серебряный сайт эшчәнлеге өчен аеруча өлеш керткән иҗатчыларны билгеләп үтте. Тәкъдиме дә бар: киләсе елга Интернет чыганаклары өлкәсендә дә аерым номинация булдырырга кирәк, диде ул.

Өч көн буе Татарстанда кунак булган Серебряныйдан чын татар "ясадылар": аңа милли баш киеме - түбәтәй бүләк ителде.

Әлеге бәйге моннан 22 ел элек Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының ул вакыттагы башлыгы Марат Бариев тәкъдиме белән гамәлгә куелган.

"Миңа, Дәүләт Советы депутаты буларак, журналистлар белән дуслык булдыру аеруча да мөһим, - дип шаяртты Марат Бариев. Әмма шундук җитдиләнеп, сүзен дәвам итте. - Бүген журналистикада проблемалар җитәрлек. Басмаларның тиражы кими, телевидениегә кыска, аңлаешлы сюжетлар кирәк. Безнең бөтен өмет сездә. Сез - яңа технологияләрне иң яхшы белә торган буын, иске гадәтләрне югалтмыйча, бу проблемаларны чишәрсез дип уйлыйм", - диде экс-министр.

Яшь каләмчеләр биш көн буена тәүлегенә 24 сәгать дәвамында үз көчләрен сынаган: мәкаләләр язган, фото һәм видео әзерләгән, газеталар чыгарган.

Шулай итеп, быел татар басма журналистикасында беренче урынны - Арчадан Зөлфия Хәсәнова, ә рус басма матбугаты өлкәсендә Яшел Үзәннән Анна Егорошкова яулады.

Татар журналистикасы юнәлешендә Гран-прины Кайбыч районыннан Чулпан Гарифуллина алды. Рус журналистикасында исә Гран-прига Марина Русоцова лаек булды.

"Мин хисләремне тыя алмыйм. Моннан дүрт ел элек журналистиканың ни икәнен дә белмәгән кыз шушы бәйге кысаларында шомардым, камилләштем", - диде Чулпан Гарифуллина, күз яшьләре аша.

"Алтын каләм"дә иң күп бүләкләр Арча районына китте, дияргә мөмкин. Алар "Иң яхшы ТВ студия", "Иң яхшы оператор", "Иң яхшы радио тапшырулар циклы" һ.б. номинацияләрдә җиңеп чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев