Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алсуга бүләккә – навигатор

Машина иярләүче гүзәл затлар саны аз түгел. Мөслимдә быел уникенче мәртәбә “Автоледи-2020” конкурсы узды.

Сер түгел, машина йөртүче хатын-кызлар саны арта бара. Бәйсезлек яраткан, мөстәкыйльлеккә омтылган туташ һәм ханымнар осталыкларын ДОСААФ оешмасында сынаудан башлады. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча биремнәрне эшләгәндә алар моннан берничә ел элек тапшырылган имтиханнарны исләренә төшерә. 
– Хатын-кызлар юлда төгәл, ипле йөрсәләр дә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тулысынча белүчеләр бик сирәк. Мөслим районыннан читкә чыгып йөрмәгәч, күбесе кагыйдәләр турында артык борчылмый. Җирлектәге машиналы хатын-кызларның күбесе эшкә бару-кайту, балаларын мәктәпкә, бакчага йөртү белән генә чикләнә. Авыл арасында гына йөреп, шәһәргә чыгып китәргә куркып торучылар да бар. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин, көтмәгәндә генә шәһәргә чыгып китәргә туры килүе дә ихтимал. Бернинди ситуациядә дә югалып калмас өчен, һичшиксез, кагыйдәләрне белергә кирәк, – ди районның ЮХИДИ инспекторы Феликс Мәгъданов. 
Елдагыча, бәйгене районның ДОСААФ оешмасы белән берлектә “Мөслим һәм Сарман районнары буенча юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе оештырды. Аның җитәкчесе Алсу Ситдыйкова әйтүенчә, башка районнар белән чагыштырганда Мөслимдә конкурста катнашучылар саны күпкә азрак. Әллә реклама җитми, әллә кыюлык?! 
– Иң мөһиме – җиңү түгел, катнашу, дип уйлыйм. Мондый бәйгедә беренче мәртәбә генә катнашуым. Әмма соңгысы булмас, дип уйлыйм. Адреналин алып, яхшы эмоцияләр белән кайтып китәм. Бик ошады, алга таба да сынатмаска иде. Бәйгедән бүләк итеп бирелгән компрессор – тәгәрмәчкә тын кертү җайланмасы һәр машинада булырга тиеш. Бүләкләре дә саллы, чараны үткәрүчеләре дә һәр катнашучыга игътибарлы, – диде “Автоледи” конкурсында икенче урынга лаек булган Гүзәлия Әхмәтова. 
Машина йөртү осталыгын сынау ДОССАФ полигонында узды. Руль артында кызлар үзләрен бик иркен тотты. Әлеге төр сынауда бер генә катнашучы да хата җибәрмәде. Ни дисәң дә, юлда хатын-кызлар кагыйдәләрне төгәл үтәп, игътибарны читкә юнәлтмичә йөри. Күпчелек ир-егетләр, руль артында хатын-кыз икәнен күреп, елмаеп куйса да, гүзәл затлар яулый алмаган биеклекләр юк әле! 
– Бу бәйге хатын-кызларның осталыгын исбатлау, безнең дә ир-егетләр кебек машина йөртергә тулы хокукыбыз барлыгын күрсәтү өчен кирәк. Машина беркайчан дә байлык билгесе булмады. Машина ул – хәрәкәт итү чарасы! Шуның өчен транспортның затлы булудан бигрәк ышанычлы булуына өстенлек бирәбез, – ди Алсу Ситдыйкова. 
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга Мөслимнән Алсу Хәертдинова лаек булды һәм навигатор белән бүләкләнде. Бәйгене оештыручылар җиңүчеләргә дә, катнашучыларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырды. 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев