Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алмаз ярыммарафонда катнашты

1-2 май көннәрендә Казанда традиционмарафон узды. Бәйгедә илебезнең төрле төбәкләреннән 14 меңнән артык йөгерешче катнашты. 21,1 километр арага узышучылар арасында Мөслим егете Алмаз Вагыйзов та бар иде.

– Марафон турында дустым хәбәр итте. Казанда традицион марафон үтәсен белгәч, ике уйлап тормадым. Бишенче мәртәбә катнашам инде. Башта өч километр араны йөгереп карадым. Аннары дистанцияне озынайттым – 10 км, соңрак 20 км дистанцияне үттем. Быелгы марафон минем өчен 26 сентябрьдә Мәскәүдә узачак көзге марафонга әзерлек булды, – ди Алмаз.

2019 елда ярыммарафонда ирешкән күрсәткечен төгәл 10 минутка яхшыртып, Алмаз быел дистанцияне 2 сәгать 22 минутта узган. Быел көз ул 42 километрга йөгерәчәк. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгәне әллә кайдан күзгә ташлана: уйнаклап торган мускуллар, төз гәүдә, сәламәтлек бөркелүче йөзкыяфәт.

– Үземне белә-белгәннән бирле спорт белән шөгыльләнәм. Ләкин дөресен әйтим, йөгерергә бик яратмый идем. Ә бу марафон, ышанасызмы, тәвәкәллек бөркелеп торучы спорт бәйрәме ул. Монда үзеңне профессионал кебек хис итәсең. Берничә ел рәттән марафонда катнашуым әлеге хис-кичерешләрне кичерүем белән дә аңлатыла. Алга таба бөтен илләр буенча йөгереп карыйсым килә. Үземне универсал спортчы дип саныйм. Чөнки миңа спортның һәр төре якын. Баскетбол булсынмы ул, волейбол, бадминтон, футбол, өстәл теннисы, йөзү, башкасымы – һәрберсе якын. Үземне триатлонда да сынап карыйсым килә. Ул үз эченә йөгерү, йөзү, велосипедта йөрүне ала, – ди Алмаз.

Марафоннарны үзен сынау дип кабул итә егет. Спортка мәхәббәт нәселдән килә. Алмазның әтисе Рамил дә спартакиадаларда актив катнашкан, әнисе ягыннан абыйсы Илдус та спорт белән шөгыльләнгән. Бүген А лмаз А лабугада яши, шәһәрнең махсус икътисади зонасында хезмәт куя. Хезмәттәшләре арасында да спортка тартылучылар күп икән. – Хезмәттәшләрем белән уйный торган уеннар бар. Шуларның берсе – яшел чирәмдә туплы хоккей уены. Без аны, үзебезчә, “Бенди” дип йөртәбез. Су полосы да – яраткан уеннарыбызның берсе. Эштәгеләр белән атнага өч мәртәбә спорт уеннарына җыелабыз. Бу дуслыкны ныгыта, коллективны туплый. Казан марафонына минем белән дүрт хезмәттәшем дә барды, – ди Алмаз. Мөслимдә эшләгәндә дә Алмаз спорт ярышларында актив катнаша иде. Спарткиадаларда район Башкарма комитеты командасы составында чыгыш ясаучы егет һәр спорт төрендә беренчелекне ала иде. Алабугада да, яшьләрне бер командага туплап, һәвәскәр спортка үзеннән өлеш кертә. Мөслим егетләре кайда да югалмас!

Лилия Шәймиева.

 Фото – Алмаз Вагыйзовның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев