Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алмаз марафонда узышты!

Райондашыбыз – бик күп бәйгеләрдә район данын яклап чыгыш ясаучы Алмаз Вагыйзов марафонда 42,2 километр арага узышты.

9-11 октябрь көннәрендә Казанда йөгерү буенча республикадагы иң зур вакыйга – традицион марафон узды. Масштабы буенча Россиядә өченче булган бу бәйгедә илебезнең төрле регионнарыннан 8 меңнән артык йөгерешче катнашты. Бәйгегә балалардан алып өлкән яшьтәге йөгерешчеләргә кадәр килгән иде. Алар 3 километрдан башлап, 42,2 километрлы дистанцияләргә йөгерде. Иң озын дистанциядә барлыгы 1500гә якын кеше катнашты. 
 

Райондашыбыз – бик күп бәйгеләрдә район данын яклап чыгыш ясаучы Алмаз Вагыйзов марафонда 42,2 километр арага узышты. Алмаз узган ел ярыммарафонда (21,1 км) көч сынашкан иде. Быелгы марафонда Алмаз Вагыйзов III зурлар разрядын үтәде. Шунысын да әйтергә кирәк: кечкенәдән спортка гашыйк егет йөгерүдән тыш баскетбол, волейбол, йөзү, футбол белән актив шөгыльләнә.
 

– Дистанция Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары аша сузылган иде. Соңгы 10 километр ара иң авыры булды. Аяк мускуллары таш булып катты. Шулай да финишка барып җитәргә үземдә көч таба алдым. Мондый ярышлар ихтыяр көче, чыдамлылык, максатчанлык кебек сыйфатлар тәрбияли. Тормышымны кечкенәдән спорт белән бәйләвемә үкенмим. Бүген Мөслимдә спортның бик күп төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар. Балаларга әйтер сүзем шул: сәламәт яшәү рәвешен сайлагыз, спорт белән шөгыльләнегез! – ди бүгенге көндә “Алабуга” махсус икътисадый зонасының идарәче компаниясендә эшләүче якташыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама