Мөслим-информ

Аллаһ Тәгаләнең догаларга җавап бирүе

Аллаһ Тәгалә безне олуг гыйбадәткә – дога кылырга өйрәтте, ул гыйбадәтнең әҗер-савапларын да насыйп итә.

Аллаһ Тәгалә безне олуг гыйбадәткә – дога кылырга өйрәтте, ул гыйбадәтнең әҗер-савапларын да насыйп итә. Әмма Раббыбыз “догада булыгыз” дигән әмер белән генә чикләнмәде, бәлки, дога кылып яшәүче бәндәләренә сөенеч итеп, догаларына җавап бирергә, өметләнүчеләрнең өметләрен акларга, сораучыларга сораганнарын бирергә вәгъдә кылды:

“Раббыгыз әмер бирде: “Миңа дога белән ялварыгыз – Мин сезгә җавап бирермен”, – дип” (“Кичерүче”, 60).

Бу вәгъдәсе белән Аллаһ безне догаларыбызны күбрәк кылырга чакыра: “Сорагыз, җавабы – Миннән”, – дип кызыктыра. Кеше тормыш итү дәверендә никадәр күбрәк, ешрак дога кылса, Аллаһ аны шулкадәр ныграк ярата.

Суфьян Әс-Сәүри дога кылганда, Аллаһка шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итә торган булган: “Әй, бәндәләре арасыннан иң күп сораучыларны сөюче! Әй, Үзеннән сорамаучы бәндәләренә ачулы булучы! Син генә шушы сыйфатка ия, Синнән башка андый Зат юктыр, Раббым!” (Ибн Әби Хәтим риваяте).

Чыннан да, җир өстендә әллә нинди мөлкәт ияләре, әллә нинди байлар яши. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, берсе дә күп сораганны яратмый. Ничек кенә күңеле киң булмасын, юмарт һәм ачык кеше булмасын, бер сорыйсың – бирә, ике сорыйсың – бирә, өченчесендә: “Тукта әле, синең оятың бармы?” – дип әйтә. Без кешеләр шушы хәлдә. Әмма галәмнәр Раббысы, бәндәләре Үзеннән ешрак сораган саен, аларны ныграк ярата.

Сәлмән Әл-Фәриси исемле сәхабә тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: “Аллаһы Тәгаләоялучан, юмарттыр. Ул кулын күтәреп дога кылучының кулларын буш калдырырга ояла”, – диде (Әбү Даут, Тирмизи, Ибн Хиббән риваятьләре).

Аллаһ Тәгалә бар кимчелекләрдән дә имин, Аның без гөнаһлы бәндәләре каршында һич гаебе юк. Әмма, шуңа карамастан, Ул ояла икән. Раббысына иман китереп, Аның рәхмәтенә өметләнеп, Аның кодрәтенә таянып, Аның бөеклеген танып, түбәнчелек белән кулларын сузучы бәндәсенең шул кулларын буш калдырырга ояла. Без гаепле коллар гына күп вакытта ояла белмибез.

 

Җаваплар килә торган вакыт

 

Һәр төннең ахыргы өлешендә Аллаһының безгә булган рәхмәте аеруча якын була. Ул безнең эчкерсез догаларыбызны, ихлас тәүбәләребезне көтә.

Пәйгамбәребез: “Һәр төннең өченче өлешендә Бөек Раббыбыз дөнья күгенә нүзүл кыла һәм бәндәләренә эндәшә: “Кем Мине догалары белән чакыраМин аңа җавап бирер идем. Кем миннән үз хаҗәтләрен сорый – сораганын насыйп итәр идем. Кем Миңа үз гөнаһларыннан истигъфар кылааны кичерер идем”, – диде (Бухари һәм Мөслим риваятьләре).

Бу хәдистән без төннең ахырында Раббыбызның безгә аеруча якын булуын, бездән изге догалар көтүен беләбез. Шунысы гаҗәп: һичкемгә мохтаҗ булмаган Аллаһ: “Юк микән дога кылучылар – җавап бирер идем”, – дип көтә. Әмма бер генә мизгел дә Раббысының ярдәменнән башка яши алмаучы кеше җылы ятагында рәхәтләнеп йоклап ятуын дәвам итә.

Җавабы була, әмма...

Иман ияләре дога белән Раббыларына юнәлсәләр, Аңа моң-зарларын сөйләсәләр, эчке серләрен ачсалар, Аллаһ аларны кире какмый; хаҗәте төшкәнгә сораганын бирергә, өметен баглаганның өметләрен акларга вәгъдә кыла. Аллаһ Үз вәгъдәләрен бозмый. Ләкин доганың җавабы, күпләр уйлаганча, гади генә түгел. Аллаһ – чиксез хикмәт иясе, Аның җавабы да хикмәт белән иңә.

Бервакыт бер төркем тугры мөэминнәр Раббыларына юнәлеп дога кылалар, ләкин догаларының җавабын күрмиләр. Бу хәлгә Ибн Хәҗәр хәзрәтләре шундый аңлатма бирә: “Доганың җавабы төрле була. Кайвакыт бәндә сораганына шундук ирешә, кайвакыт Аллаһ бәндәсенә чиксез хикмәте белән җавапны кичектерә, кайвакыт Аллаһ бәндәсенә сораганын түгел, бәлки аннан да хәерлерәген бирә’’.

Чыннан да, без ничек кенә тырышып дога кылсак та, Аллаһны догага ничек җавап бирергә өйрәтә алмыйбыз. Ул Үзе белә. Кайвакыт Раббыбыз нәрсә сорасак – шуны бирә. Кайвакыт бераз вакытын кичектерә. Еш кына, бүген сораган әйберләрне Ул бирмәсә, күңел төшә, ләкин бер-ике көннән җавап килгәч: “Ярый әле кичә бирмәгән”, – дип сөенеп куясың. Чөнки Аллаһ безнең өчен хәерле вакытын Үзе белә. Кайвакыт Аллаһ кешегә бөтенләй ул сораганны түгел, башканы бирә. Чөнки кеше үзе өчен нәрсәнедер, үз белеменә һәм тәҗрибәсенә таянып кына, файдалы, кирәк дип белә, әмма Аллаһ без күрмәгәнне күрә. Кеше генә тизрәк нәтиҗә чыгарырга ашыга. Бу синең Раббыңа булган иманың-ышанычың зәгыйфь булуны күрсәтә.

Кыз бер егетне ошатып, Аллаһыдан шуның белән тормыш коруын сорар, әмма ул егет бер дә аңа күренгәнчә хәерле булып чыкмас. Әлбәттә, Аллаһ сөекле бәндәсенә хәерсез нәрсә бирергә теләми. Кечкенә балаң кулыңдагы ялтырап торган үткен пычакны сораса, бирәсеңме? Юк, пычакны кызганып түгел, балаңа рәхим-шәфкатең белән бирмисең. Чөнки син ул белмәгәнне беләсең. Аллаһ сакласын, сабыең яки үзе киселер, яки башка берәүне җәрәхәтләр, дип куркасың. Аллаһ та без бәндәләре һәлакәткә ирешмәсеннәр, бәхетсез булмасыннар дип, күп кенә сораган нәрсәләребезне без теләгән рәвештә һәм без сораган вакытта бирми.

Доганың эчтәлеге явызлыктан, дошманлыктан имин булса, Аллаһ яки сораганын шунда ук насыйп итә, яки догасы дәрәҗәсендә әҗер-файдасын ахыйрәттә бирәчәк, яки догасы кадәр берәр явызлыктан имин кылачак. Шуңа күрә дога кылып шунда ук җавабы килмәсә, догам кабул булмады дип, күңелне төшерергә кирәкми. Доганың кабул булу юллары без сораганнан киңрәктер.

Кайсы гына гамәлне алсаң да, һәрберсенең кабул булу шартлары бар һәм, шул шартлар үтәлгәндә генә, гамәл кабул була. Тәһарәтсез намаз кабул түгел, ашау-эчүдән тыелмыйча ураза тотып булмый. Нәкъ шулай, доганың да кабул булу шартлары һәм кабуллыктан мәхрүм итүче киртәләре бар. Гамәлеңнең шартларын үтәп савап алсаң, доганың шартларын үтәп, җавапка ирешәсең.

Йосыф Дәүләтшин,

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе.

Фото - Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: