Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алкоголь белән агуланучылар кимегән, ә аракы сату арткан

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнешен контрольдә тоту вәзгыятендә 2017 елның беренче квартал йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде. Хөкүмәт йортында видеорежимда узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Рөстәм Миңнеханов гыйнвар-март айларында Татарстанда җитештерелгән аракыны ваклап сату 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда 6 процентка...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнешен контрольдә тоту вәзгыятендә 2017 елның беренче квартал йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде. Хөкүмәт йортында видеорежимда узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов гыйнвар-март айларында Татарстанда җитештерелгән аракыны ваклап сату 2016 елның шушы чоры белән чагыштырганда 6 процентка артуын билгеләп үтте. "Татспиртпром"да алкоголь продукциясен җитештерү 25 процентка арткан. Республикада агуланучылар саны 23,6 процентка кимегән.

"Бу саннар безгә тынычланырга дәлил була алмый. Быел өч ай эчендә 25 районда 64 үлем очрагы булды", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. "Балалар һәм үсмерләр арасында агулану очраклары борчый. Андый хәлләр Бөгелмә, Чаллы, Казан һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә күзәтелә", - дип шәрехләде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов хокук саклау һәм контрольдә тотучы органнарга канунсыз рәвештә алкоголь продукциясен сатуны, алкоголь әйләнеше, суррогатларны сатуны тыюда күзәтчелекне көчәйтергә кирәклеген йөкләде.

Өстенлекле бурыч итеп, Татарстан Президенты "Халык контроле" системасын киңрәк җәелдерүне билгеләп үтте.

Аннан доклад белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко чыкты. Ул 2017 елда беренче квартал йомгаклары буенча 690 субъектта 809 канун бозу очрагы булуын җиткерде. Күпчелек очраклар Казан, Чаллы,Түбән Камада күзәтелгән - болар лицензия эшчәнлеге һәм төнлә аракы сату белән бәйле. Канунсыз әйләнештән 33 мең литр алкоголь һәм спиртлы продукция алынган. 5 миллион сумлык штраф салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев