Алистан – шашлык
Шашлыкны бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә пешерергә гадәтләндек. Шашлыкның тәмле, сусыл булуы аның маринадына бәйле. Сезгә Иске Вәрәштән Алис Галиевның бик тәмле шашлык рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: ике данә тавыкның түш ите, уртача зурлыктагы ике баш суган, ике аш кашыгы томат пастасы, 150 мл газлы минераль су, 150 мл зәйтүн мае, 50 мл чамасы соя соусы, ярты чәй кашыгы карри тәмләткече, тәменчә тоз һәм борыч.
Әзерләү тәртибе. Тавык итен юып, 5-6 см зурлыкта шакмаклап турыйбыз. Маринад өчен суганны, чистартып, эре тишекле угыч аша үткәрәбез. Шуңа томат пастасы, зәйтүн мае, соя соусы һәм газлы минераль су өстәп болгатабыз. Иткә карри, тоз, борыч сибеп, өстенә маринад салабыз. Барысын бергә болгатып, төнгә суыткычка куябыз. Никадәр күбрәк торса, шашлык шуның кадәр тәмлерәк, сусылрак була. Гриль өчен махсус таякчыкларны, янып китмәсеннәр өчен, салкын суда тотып алабыз. Маринадланган ит кисәкләрен таякчыкларга кидертеп, грильдә әйләндерә-әйләндерә, алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Каймак, сарымсак һәм яшел тәмләткечләр кушып ясалган соус яки яшел тәмләткечләр белән табынга куябыз.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев