Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алинадан – камырдагы тавык

Бу рецепт гади әзерләү тәртибе һәм тәмле булуы белән аерылып тора. Райондашыбыз Алина Имаева тавык итен камыр эченә салып пешерә. Сез дә пешереп карагыз әле. 

Кирәкле ингредиентлар: 500 грамм тавык түше, уртача зурлыктагы 1 лимон. Камыр өчен: 4 йомырка, 2 аш кашыгы шулпа, 1 стакан он, тәменчә тоз һәм борыч, көнбагыш мае. 
Әзерләү тәртибе: тавык итенең ике ягын да төеп, озынча тасмалар кисәбез, тоз, борыч сибәбез, өстенә лимон согы сыгабыз. Савытка йомырка сытып туглыйбыз, шулпа, тоз, әз-әзләп кенә он кушып, коймак камырыныкы кебек камыр ясыйбыз. Калын төпле табада майны кыздырып алабыз да, тавык кисәген, башта онда әвәләп, аннан камырга манып, кызган майга салабыз. Ике ягын да әйләндереп пешерәбез һәм артык мае сеңсен өчен кәгазь тастымалга салып куябыз. Табынга кайнар килеш тә, салкын кабымлык итеп тә бирергә була. 
Тәмле булсын! 

 

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама