Мөслим-информ

Алиментың түләнгәнме?

Үз баласына алимент түләүдән качып йөрүче әти-әниләр аз түгел. Хөкүмәт, андыйларны акылга утыртам дип, нинди генә чаралар кулланмый?!

Милекләре – хатын исемендә 
Үз баласына алимент түләүдән качып йөрүче әти-әниләр аз түгел. Хөкүмәт, андыйларны акылга утыртам дип, нинди генә чаралар кулланмый?! Машиналарына, йортларына, мал-мөлкәтләренә арест салынса да, чит илгә барырга җыенучыларны самолет трабыннан төшерсәләр дә, бурычлылар төзәлергә ашыкмый. Җирлегебездә 79 алиментчы исәпләнә, аларның 22се бурычын түләүдән качып йөри. 
– Ел дәвамында алиментчыларны барлап торабыз. Кызганыч, аларның сафы арта гына бара. Яхшы машиналарда йөреп, тәмле ашап, матур киенеп йөргән ир-атларның милкенә дә арест салып булмый. Ник дигәндә, алар бар мөлкәтен хатыны исеменә язган була. Рәсми рәвештә түбән хезмәт хакы алып, “шабашкада” йөрүчеләр дә бихисап. Өй тышлап, түбә ябып, койма коеп йөргәннән кергән фәлән мең сумнар исәпләнми кала. Алимент алырга тиешле балага рәсми хезмәт хакыннан исәпләнгән акча, гадәттә, тиеннәрне генә тәшкил итә, – ди районның суд приставлары хезмәте җитәкчесе Гөлинә Сәхбиева. 
Узган җәйдә баласына алимент түләүдән качып йөрүче 80 кеше чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм ителгән. Аларның күбесе – 26 яшьтән узган кешеләр. 79 алиментчының 7се– хатын-кыз. Суд приставлары хәбәр итүенчә, ирләре биргән алимент акчасына эчеп ятучы әниләр дә аз түгел. Балаларына тәм-том, кием-салым алыр урында, андыйлар акчаны аракыга тота. 

Җинаять 
җаваплылыгы да яный 
Рәсми хезмәт урыны булмаганнар балага үз ихтыяры белән билгеле бер сумма түли. Әлеге акчаның күләме түләттерүче як белән килешенгән була. Аерылган хатыны белән аралашырга теләмәгән ирләр алимент акчасын, балалары исеменә шәхси исәп-хисап счеты ачып, шунда күчереп бара. 
– Суд приставлары алиментлар буенча бурычлыларны административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту практикасын актив куллана. Узган ел алимент түләмәүчеләргә карата административ хокук бозу турында 16 эш һәм 2 җинаять эше кузгатылды. Административ беркетмәләр төзү РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе буенча җинаять эше кузгату өчен мәҗбүри шарт булып тора. Бурычлы кеше административ җәза билгеләнгәннән соң ике ай эчендә алимент түләүдән баш тартса, аңа җинаять җаваплылыгы яный. Суд тарафыннан андыйларга шартлы җәза яисә мәҗбүри эшләр билгеләнә. Җинаять эше кузгатылса да, җыелып килгән бурычны барыбер түләргә туры киләчәк, – ди суд приставлары. 

Чит илгә дигәндә... 
Суд приставларын иң гаҗәпләндергәне – алиментчы кешенең хокукларын чикләгәндә яисә җинаять эше кузгатканда, “акчам юк, очын-очка көчкә ялгап барам” дигәннәре дә әҗәтләрен тулысынча капларга акча таба. Чит илгә командировкага барырга яисә зур йөк машиналары белән ерак юлга чыгарга кирәк булганда, әҗәтләрен түләргә бик теләп ризалашалар. 
Алимент аерым бер сумманы яисә хезмәт хакының дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Ничә бала булуга карап, өчтән бер яисә алтыдан бер өлеше дә булырга мөмкин. Эшләмәүче кешеләр өчен әлеге сумма Россиядәге уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Бүгенге көндә ул 42 мең 550 сум тәшкил итә. Бу очракта бурыч та шактый җыела. Чөнки Россиядәге уртача хезмәт хакы Татарстанныкы белән чагыштырганда күбрәк. Суд приставлары бу очракта эшкә урнашу отышлырак дигән фикердә. Алиментчы теркәлгән адрес буенча яшәмәсә, аны эзләүгә бирәләр. Бер елдан артык эзләнүдә булган кешене хәбәрсез югалган дип судка бирергә була. Суд карар кабул итсә, балага дәүләт тарафыннан пособие түләнә. 

Үлгәч тә түлисе... 
Алиментчы вафат булса да, әти тиешле кешенең мирасына хуҗа табылса, бала алимент акчасыннан мәхрүм калмаячак. Бу очракта суд приставлары нотариуска запрос җибәрә. Варислыкка бер кеше дә кермәсә, суд башкарма производствоны туктата. Мирас берәр кешегә калдырылган очракта, вариска милек белән бергә бурычлар да күчә, дигән сүз. 
Җыелган әҗәтләр күп булса, машинага арест салына. Арест шулай ук көнкүреш техникасына да салынырга мөмкин. Ләкин көндәлек кирәк-яракларга арест салынмый, ди суд приставлары. Мирасны кабул иткән кешенең милек белән хушлашасы килмәячәк, әлбәттә. Аңа ун көн вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә җыелган әҗәтне каплый алмаса, милек сатуга куела. 
“Бурычыңны түлә дә тыныч йокла” дигән халык әйтеме бар. Дөрес сүзләр. Тотарлармы, ябарлармы, түләттерерләрме дип йөргәнче,

тыныч күңел белән яшәүгә ни җитә! Йокың да тыныч, тормышың да! 
Лилия Шәймиева. 
Фото - Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: