Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алимент түләтү турында 

Ата-аналар балигъ булмаган балаларын матди яктан тәэмин итәргә бурычлы. Шулай булмаган очракта балаларны тәрбияләү өчен чыгымнар суд аша юлланып алына. 

Алимент түләү буенча килешү булмаган очракта балигъ булмаган балаларга аларның ата-аналарыннан ай саен бер балага – хезмәт хакының яисә башка керемнең дүрттән бер, ике балага – өчтән бер, өч һәм аннан күбрәк балага хезмәт хакының яртысы күләмендә алимент алына. 
Суд тарафыннан бу өлешләрнең күләме, якларның матди яисә гаилә хәлен, башка мөһим шартларны исәпкә алып, киметелергә яисә арттырылырга мөмкин. 
Алиментны түләтү турындагы дәгъваны судка җавапка тартылучының яисә дәгъвачының яшәү урыны буенча бирергә була. 
Мировой судья карарга тиешле алиментны түләтү турындагы таләпләр боерык яисә дәгъва производствосы тәртибендә башкарыла. 
Ата булуны билгеләү, ата (ана) булуны дәгъвалау яисә башка кызыксынган затларны җәлеп итү кирәклеге белән бәйле булмаган алимент түләтү турындагы таләпкә судья суд боерыгы бирергә хокуклы.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев