Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алимент түләмәгән өчен

Район прокуратурасы 50 яшьлек якташыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. 

Суд аны РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (балаларны яисә эшкә яраксыз ата-ананы тәрбияләү өчен средстволар түләмәү) гаепле дип тапты. Суд барышында ачыкланганча, 2019нчы елның 1 апреленнән 20 августына кадәр гражданинның алиментлар буенча бурычы 42 мең сумга җитә, бурычның гомуми суммасы 77 мең сумнан арта. Әлеге гражданин беркайда да эшләми, балигъ булмаган балаларына матди ярдәм күрсәтми. 
Ул үз гаебен таныды. Суд аңа хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына тотып калу белән 6 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. Карар үз көченә керде. 

Район прокуратурасы.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев