Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

AliExpress корпорациясе Казанда виртуаль чынбарлык кибетләре ача

Корпорация виртуаль чынбарлык элементлары булган кибетләр челтәренә 12 миллион сум акча сарыф иткән.


(«Татар-информ»). AliExpress корпорациясе Казанда виртуаль чынбарлык кибетләре ача. Корпорация аларга 12 миллион сум акча сарыф иткән, дип хәбәр итә РБК.

Корпорация вәкиле белдергәнчә, AliExpress Россиянең 11 шәһәрендә махсус билгеләр урнаштырачак. Аларга гаджетны урнаштыргач, кулланучы алдында виртуаль товарлар кибете ачыла. Белгеч билгеләп үткәнчә, нәкъ менә товарларның цифрлы күчермәсен эшләүгә иң күп акча тотылган.

Бүген әлеге яңалыкны Екатеринбург, Омск, Чиләбе һәм Новосибирскида сынап караячаклар. Алдагы ике көндә виртуаль чынбарлык кибетләре Уфа, Самара, Казан, Ростов-Дон, Түбән Новгород, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә дә үз ишекләрен ачачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев