Мөслим-информ

Алгиз Корбанов Мөслим районында спортның көрәш төренә өйрәтүче түгәрәкләр белән танышып чыккан

Михайловка авылында, РСФСРның көрәш буенча спорт остасы Марат Габидуллин билбау көрәше буенча түгәрәк алып бара.

Азнакай эшмәкәре, ТР көрәш федерациясе әгъзасы Алгиз Корбанов Мөслим районында спортның көрәш төренә өйрәтүче түгәрәкләр белән танышып чыккан. Михайловка авылында, РСФСРның көрәш буенча спорт остасы Марат Габидуллин билбау көрәше буенча түгәрәк алып бара. Политехника техникумында да татарча көрәш буенча түгәрәк эшләп килә. Түгәрәкне Альберт Шәймөхәммәтов җитәкли. Мөслим гимназиясендә дә көрәш түгәрәге эшли. Анда укучылар белән Дамир Шәйхетдинов шөгыльләнә. Алгиз Корбанов тренерларны борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләште. “Районда шундый тренерлар булганда, көрәштә үсеш булачак”, ди Алгиз Корбанов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: