Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Аһәңле Татарстан" фестивале төгәлләнде

Шимбә көнне район үзәгендә "Аһәңле Татарстан" традицион музыка уен коралларында башкаручыларның республика фестиваль-конкурсының өченче йомгаклау туры үтте. Фестиваль-конкурсның гамәлгә куючысы - ТР Мәдәният министрлыгы, ул халык уен коралларын торгызу программасы кысаларында үтә.

Халык уен коралларында уйнаучыларны барлау, сәнгать мәктәпләрендә, мәдәният оешмаларында төркемнәр булдыру, уен кораллары белән кызыксынуны арттыру максатында ике елга бер тапкыр үткәрелүче бу чара бәйрәм төсен алды. Мөслимгә республиканың 15 районыннан курай, сорнай, кубыз, гөслә һәм башка коралларда уйнаучылар һәм фольклор-инструменталь ансамбльләр килгән иде. "Аһәңле Татарстан" төшенчәсе төрле милләт вәкилләрен берләштерә. Бу фестиваль-конкурста татарлар белән беррәттән мари, чуаш халкы да үз уен коралларын тәкъдим итте.

- Сәнгать мәктәпләре каршында курайчылар, гармунчылар, ансамбльләре эшли. Кубыз, сорнайда уйнаучылар төркемнәре барлыкка килде. Югалып барган гөслә дә сәхнә түреннән урын ала. Болар - фестивальнең җимешләре, нәтиҗәсе, - диде ТР традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова. - Быел чараны курайчылар бәйрәме рәвешендә Мөслимдә үткәрергә булдык. Шунысы сөенечле: Татарстананның бердәнбер районында курайга һәйкәл барлыкка килде. Бу - сезнең "Курай" паркы. Барысы өчен дә Мөслим халкына, район башлыгы Рамил Муллинга, мәдәният бүлегенә рәхмәтебезне җиткерәбез.

- Мөслимлеләргә карап сокландым. 27 курайчы бердәй булып сәхнәгә менде, шуларның күбесе - балалар, - ди Апастан кубызда уйнаучы Рәмис Ногманов.

Курайчылар - Сабадан Илшат Шәрифуллин һәм Балык Бистәсеннән Ислам Әхмәтҗанов, Балтачтан "Орчык" гөсләчеләр ансамбле, Мамадыштан "Сандугач" фольклор-инструменталь ансамбль фестивальнең беренче дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булдылар. "Туган як" ансамбле (Апас), Айдар Хөсәенов (Тукай), Азат Вәлиуллин (Мамадыш), Ильяс Фәхруллин (Теләче) белән беррәттән безнең яшь курайчыбыз Динар Гыйздәтов икенче дәрәҗә лауреат булды. "Кна Вел" мари инструменталь фольклор ансамбле - өченче дәрәҗә лауреат. Тагын бик күпләр фестивальнең дипломнарына лаек булдылар. Фестиваль-конкурсны үзебезнең "Ык буйлары" җыр һәм бию ансамбле (җитәкчесе - Ирек Салихҗанов), "Мөслим тугайлары" халык фольклор ансамбле (Фәнис Абдуллин), "Мөслим бизәкләре" бию ансамбле (Индира Гафурова), Фәнис Абдуллин, Мөҗәһит Әхмәтҗанов һәм Радик Газизов составындагы гармунчылар ансамбле, төрле уен коралларында уйнаучы Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Илмир Ямалов чыгышлары бизәде. Кич Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында үткән гала-концертта һәр чыгыш тамашачыларның җылы алкышларына күмелде.

Бәлки әле киләчәктә фестивальне җәй көне "Курай" паркында үткәреп, бөтен урамнарны курай, сорнай авазларына күмәрбез, дигән өметләре бар чараны оештыручыларның.

Мөнирә Арсланова.

Альберт Латыйпов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X