Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдынгылар - "Әюпов" хуҗалыгында. Мөслимдәге крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге турында

Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре дәвам итә. Эре агрофирмалар белән беррәттән крестьян-фермер хуҗалыклары да булачак иген уңышына нигез салуда хезмәт куялар. "Әюпов" һәм "Нуретдинов" крестьян-фермер хуҗалыклары да бу көннәрдә чәчү эшендә.

"Әюпов" фермер хуҗалыгы быел да язгы кыр эшләрен беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Бу хакта фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Әюпов:

- 26 апрель көнне басуга чыктык. 250 гектар мәйданда чәчелгән көзге бодайны тырмалау һәм ашлама кертү эшләре белән язгы кыр эшләрен башлап җибәрдек. Арпа чәчүгә дә шушы ук көнне керештек. Ягулык-майлау материаллары, запас частьләр җитәрлек. Язгы чәчүне 15 майларга төгәлләргә планлаштырабыз. Аннан инде уҗымнарны һәм тишелеп чыккан үсемлекләрне ашлау эшенә керешәчәкбез, - дип, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады һәм планнары белән таныштырды.

Аның фермер хуҗалыгында 3000 гектар җир исәпләнә. Бүгенге көндә1350 гектарда арпа чәчелгән, 1000 гектарны биләүче язгы бодай культурасын да чәчүгә керешкәннәр. Быел әюповлылар үзләре өчен яңа культура - карабодай да үстереп караячаклар. Уңышы яхшы булса, киләсе елда карабодайның мәйданын арттыру күздә тотыла. Әлеге төр культура 280 гектар мәйданны биләячәк. Рамил Миргалимович шулай ук борчак игүне дә башларга ниятли. Ярма җитештерү цехы үзендә булгач, төрле ярмалар җитештерү нәтиҗәле булыр дигән уйда җитәкче.

Хуҗалыкта суперэлита һәм элита сортлар чәчүгә зур өстенлек бирелә. Арпаның - "Раушан", язгы бодайның "Экада-113" суперэлита сортлары кулланыла. Язгы кыр эшләрендә сигез берәмлек техника, Ризит Гыйләҗев, Нәзир Гайфуллин кебек күпьеллык стажлы механизаторлар, шоферлар эшли.

Дистә елдан артык крестьян-фермер хуҗалыгы булып оешкан "Нуретдинов" хуҗалыгы механизаторлары да бу көннәрдә басудан кайтып керми. Хуҗалык Яңа Усы, Игенче авылларында урнашкан 5787 гектар җирне берләштерә. Бүгенге көндә хуҗалыкта көнбагыш, арпа һәм солы чәчү бара. Көнбагыш культурасын нуретдиновлылар 1000 гектарда үстерәчәкләр. 1000 гектарда чәчелгән көзге бодай да тырмалып, ашлап куелган. Хуҗалыкта - 1000 гектарда язгы бодай, 300 гектар мәйданда карабодай чәчү дә планлаштырыла.

Хуҗалык техника паркын яңартуга да зур игътибар бирә. Быел көнбагыш чәчү өчен яңа "Ритм" чәчкече, үзебезнең "Агромастер" җитештерү компаниясендә җитештерелгән җир эшкәртү тагылма коралы һәм Беларус-1221 тракторы да хуҗалыкның техника паркын тулыландырган. Хуҗалыкның механизаторы Эдуард Кононов:

- Җиребез күп булгач, эш тә күп. Шулай булса да, алга куелган бурычларны үтәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ягулык-майлау материаллары, запас частьләр белән бернинди тоткарлыклар юк. Эш сменасы озынайтылган, караңгы төшкәнче кырда эшлибез. Шуңа күрә дә язгы кыр эшләрен кыска срокларда тәмамларбыз дип уйлыйм, - дип, чәчү эшләренең тиз арада төгәлләнәчәгенә ышаныч белдерде.

Гомумән, крестьян-фермер хуҗалыклары быел яңа культуралар һәм уңдырышлылыгы югары булган сортлар чәчүгә өстенлек бирәләр.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев